«Бүләк» лагеренда ял итүчеләр Россия Флагы көнен билгеләп үтте (фото, видео)
Районыбызның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда Россия Флагы көнен билгеләп үтү тантанасы узды.
Әлеге мөһим чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова катнашты.
"Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның хәзерге агымы отрядлары Актаныш районында туып-үскән Советлар Союзы Геройлары исемнәрен йөртә.
Республикабызның төрле төбәкләреннән бирегә килгән балалар Александр Фадеев, Гомәр Һадимөхәммәтов, Баян Дәүләтов, Хәсән Заманов, Гатаулла Минаев отрядларына тупланып ял итә. Отрядларның девиз-шигарьләре дә туган илне яртау, аның белән горурлану кебек патриотик хисләр белән сугарылган.
Россия Флагы көне укучыларның флешмобы белән башланып китте. Егетләр-кызлар бәйрәмне өч төсле байраклар тотып Олег Газмановның "Россия, вперед!" җырына биеделәр.
Россия, Россия- бу сүздә ут һәм көч,
Бу сүздә Җиңү, Ялкын,
Россия байрагын күтәрәбез!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов дәүләтебезнең зур бәйрәме-Россия Флагы көне белән котлады.
- Кайда гына яшәсәгез дә, кем генә булсагыз да үзебезнең Россия дәүләтенең традицияләрен яклап, флагыбызны саклап, аңа тугры булып, чын кешеләр булып үсегез. Егетләребез туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бөек Ватан сугышы чорында иң беренче чиратта, дәүләтебезнең байрагын саклаганнар. туган илебезне яратып, туганнарыгызны хөрмәт итеп, Россия, Татарстаныбызның лаеклы шәхесләре булып үсегез,- дип, Ленар Рафак улы укучыларга үзенең текләкләрен җиткерде һәм якынлашып килүче уку елы белән котлады.
Россия Флагы көнен бәйрәм итәргә лагерьга Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае хезмәткәрләре дә килде. Алып баручы Хәят Мәрдәнова укучылардан Россия Флагы төсләренең нинди мәгънәләр аңлатуын сорады.
Укучылар аптырап калмады, флагтагы триколорны аңлатып бирде.
Флагтагы төсле өч буй тирән мәгънәгә ия. Ак төс — тынычлык һәм сафлык, зәңгәр — ышаныч һәм тугрылык, кызыл — энергия, көч, Ватан өчен түгелгән кан.
Бәйрәмдә Лилия Хөсәенова
, Сирина Исламова
һәм Айнур Гыйльманов туган як, туган ил, ярату турындагы җырларны башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев