Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш районы делегациясе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантанага барачак

4 май көнне Татарстан Республикасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган зур тантана узачак. Әлеге бәйрәмдә Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Актаныш районыннан район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге алты кешелек делегация республикакүләм кабул итүгә чакыру алды.

              9 май көнне илебез халкы Бөек Җиңүгә 79 ел тулуны бәйрәм итәчәк. Әлеге дата һәркем өчен аеруча газиз һәм кадерле. Россиянең һәр гаиләсеннән кем дә булса фашист илбасарларына каршы көрәштә катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган, балалыктан чыгарга да өлгермәгән малайлар һәм кызлар өлкәннәр белән янәшә басып барысы да фронт дип эшләгән, ачлык-ялангачлыкка бирешмичә җиңү өчен тырышкан.

            4 май көнне Татарстан Республикасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган зур тантана узачак. Әлеге бәйрәмдә Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Актаныш районыннан район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге алты кешелек делегация республикакүләм кабул итүгә чакыру алды. 

           Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан районыбызда да күптөрле чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар оештыру планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев