Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Түке авылы махсус хәрби операциядә һәлак булган оныгын соңгы юлга озатты

Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, күпсанлы авыл халкы, туганнары, дуслары катнашты.

 

Сергин Денис Юрьевич 1991 елның 12 августында Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туган. Милләте буенча татар. 

Урта белемне Чаллы шәһәренең 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ала. 2010 елда «ИНЭКА» көллиятен тәмамлый. 

2010 елның 24 июненнән 2011 елның 22 июненә кадәр механик вазифасында хәрби хезмәт үтә. 

Контракт буенча хәрби хезмәткә 2023 елның 17 февралендә китә. 

Кызганычка каршы, 14 август көнне махсус хәрби операция барышында һәлак була. Денис Серегин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән сугышчыларыбызның берсе. 

 

Әтисе Юрий һәм әнисе Фидания апаның, якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Денисның урыны җәннәттә булсын.

Актаныш районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кончать войну