Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

XIII Евразия форумы – 2026: тарихи хәтерне берләштергән очрашу

2026 елның 21 апреленнән 30 апреленә кадәр Беларусь Республикасында XIII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы-2026 уздырылды. Әлеге халыкара чарада райондашыбыз Фәйрүзә Гобәйдуллина да катнашып кайтты һәм үз фикерләре белән уртаклашты.

Форумның төп максаты – «Евразия киңлегендә татарлар: тарих һәм хәзерге заман» темасы кысаларында Бөек Ватан сугышы геройлары булган күренекле татарларның тормышын, эшчәнлеген һәм батырлыгын өйрәнү, аларның каһарманлыгын һәм тарихи мирасын мәңгеләштерү, шулай ук Евразия киңлегендә тарихи хәтерне саклау һәм ныгыту.

Форум Бөтендөнья татар конгрессы, БТК Башкарма комитетының татар төбәге тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты, Татарстан Республикасының «Татар төбәге тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиллекләре, «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы иҗтимагый берләшмәсе, Беларусь Республикасындагы Мөфтият һәм мөселман дини берләшмәләре, «Казахстан татар һәм башкорт конгрессы» республика иҗтимагый берләшмәсе, Гродно өлкәсенең Ивье, Витебск өлкәсенең Дубровно, Могилев өлкәсенең Шклов районнары администрацияләре, шулай ук Витебск өлкә музее, «Брест крепосте – герой» мемориаль комплексы, Беларусь дәүләт сугыш мемориалы, Гродно дәүләт тарих-археология музее кебек зур оешмалар белән берлектә оештырылды.

Чарада Беларусь Республикасы, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең унга якын төбәге һәм Казахстан Республикасыннан галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, укытучылар, журналистлар, иҗат әһелләре, музей белгечләре, татар милли-мәдәни берләшмәләре активистлары һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты.

 

Форум маршруты Минск шәһәре – Ивье – Гродно – Брест крепосте – Волковичи авылы – Хатынь мемориаль комплексы – Витебск, Дубровно, Орша – Шклов һәм Александрия кебек тарихи урыннарны колачлады. Әлеге чара түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, очрашулар, мәдәни-агарту проектлары, музей һәм мемориаль объектларга сәфәрләр, шулай ук төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып хезмәт итте.

 

Форум Брест крепостен саклауның 85 еллыгы, татарларның Беларусь җирләренә күчеп утыруының 630 еллыгы, Габдулла Тукайның 140 еллыгы, Муса Җәлилнең 120 еллыгы һәм башка тарихи юбилей даталары кысаларында үткәрелде.

Чара маршруты Минск, Ивье, Гродно, Брест крепосте, Волковичи, Хатынь мемориаль комплексы, Витебск, Дубровно, Орша, Шклов һәм Александрия кебек тарихи һәм истәлекле урыннарны колачлады. Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, очрашулар, музейларга һәм мемориаль комплексларга сәфәрләр үткәрелде, төбәкләр арасында фәнни һәм мәдәни тәҗрибә алмашу оештырылды.

Беларусь Республикасындагы истәлекле урыннарда, шул исәптән мемориаль такталарда, Актаныш төбәге белән бәйле күренекле шәхесләр – Советлар Союзы Геройлары Б. Я. Дәүләтов һәм Г. М. Һадимөхәммәтов исемнәре мәңгеләштерелгән. Аларның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

Витебск өлкәсе Советлар Союзы Герое М. Ф. Шмырев исемендәге музейда «Идел-Урал» партизан отрядының каһарманлык тарихы чагылыш таба. 1943 елның 23 февралендә 530 кеше катнашкан операциядә өлкән сержант Гәрәев Имам Гәрәй улы (Актаныш районы Түке авылы), рядовойлар: Юныс Әхмәтвәли улы Әхмәтвәлиев (Татар Әҗби авылы), Арслан Сәлимгәрәй улы Әхмәтов (Түбән Карач авылы), Габделхәй Нәбисламов (Әҗмәт авылы), Мөхәт Хафиз улы Хафизов (Иске Кормаш авылы), Миргаяз Сәлимгәрәев (Меңнәр авылы) һәм башка батырларның исемнәре мәңгеләштерелгән.

«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе мәгълүматлары буенча, 1939–1944 елларда Татарстан белән бәйле 12 686 сугышчы Белоруссия җирләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Шуларның 5 631 е татар фамилияле булган. 11 075 кеше һәлак булган, 1 003 кеше яралардан үлгән, 9 кеше авырудан, 599 кеше әсирлектә җан биргән. Бу саннар сугышның фаҗигале масштабын күрсәтә.

Беларусь өчен сугышкан каһарманнар арасында капитан Вәлиев Гали Вәли улы (1914 елда туган, Актаныш районы Иске Әлем авылы) 1943 елның 4 ноябрендә Витебск өлкәсе Дубровенский районы Костино авылында һәлак була.

Шулай ук Советлар Союзы Герое, 1281 нче укчы полк взвод командиры Баян Яркәй улы Дәүләтов (1924 елда Актаныш районы Татар Әҗби авылында туган) 1943 елның 17 октябрендә взводы белән беренче булып Днепр елгасын кичеп чыга. Гомель өлкәсе Лоевск районы Бывалька авылын азат итү сугышларында ул батырлык күрсәтә һәм 21 октябрьдә һәлак була.

Беларусь җирендә сугышкан Татарстан формированиеләре дә зур роль уйный: 1941–1943 елларда төзелгән җиде укчы дивизия, 91 нче танк бригадасы, инженер-сапер батальоннары, авиация дивизияләре һәм башка хәрби берләшмәләр фронтка җибәрелә. Барлыгы 130 000 нән артык сугышчы катнаша. 1939–1945 елларда Татарстаннан якынча 700 000 кеше мобилизацияләнә, шуларның 374 000 е әйләнеп кайта алмый.

Форумда катнашучылар һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, каберлекләрне зират кылдылар, агачлар утырттылар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары рухына дога кылдылар.

Әлеге конференциянең әһәмияте – Беларусь җирләрен азат итүдә һәм саклауда катнашкан татар һәм Татарстан вәкилләренең батырлыгын мәңгеләштерү, аларның исемен киләчәк буыннарга җиткерүдә зур роль уйнау.

Мондый проектларның әһәмияте ике як өчен дә зур: ул тарихны өйрәнү генә түгел, ә Татарстан һәм Беларусь халыклары арасында дуслыкны ныгыту, уртак тарихи хәтерне саклау һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен дә мөһим мәйдан булып тора.

Сугышчыларның һәр өченчесе татар фамилияле булуы билгеле. Бу факт Бөек Ватан сугышы елларында татар халкының һәм Татарстаннан чыккан сугышчыларның фронттагы зур өлешен һәм каһарманлыгын тагын бер кат раслый.

Форумда катнашучылар һәйкәлләргә һәм каберләргә чәчәкләр, веноклар салдылар, чыршы һәм тал үсентеләре утырттылар, Бөек Ватан сугышы батырлары рухына дога кылдылар, истәлек һәм ихтирам чаралары үткәрделәр.

Әлеге конференциянең әһәмияте 1941–1945 елларда Беларусь җирләрен саклауда һәм азат итүдә катнашкан, шулай ук сугыштан соңгы елларда Беларусь Республикасы икътисадын, мәдәниятен торгызуда һәм үстерүдә үз өлешләрен керткән татарлар һәм Татарстан вәкилләренең исемнәрен һәм батырлыгын мәңгеләштерүдә зур роль уйнады.

Мондый проектларның әһәмияте безнең өчен генә түгел, ә кабул итүче як – Беларусь халкы өчен дә аеруча зур. Алар уртак тарихи хәтерне ныгыта, халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны арттыра, киләчәк буыннарны патриотик рухта тәрбияләүгә хезмәт итә.

Форум тарихи хәтерне саклау, фәнни хезмәттәшлекне үстерү һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен әһәмиятле мәйдан булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев