Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Эш сөйгәнне-ил сөя: Агрегат заводында эшсөярләрне карьера үсеше, югары хезмәт хакы белән куандыралар

Актаныш агрегат заводы бүген зур үзгәрешләр кичерә, аена 1300, тәүлек саен 60 деталь ясала. Производство киңәя, җитештерелә торган детальләрнең төрләре дә арта. Шуның өчен заводка эшче кадрлар кирәк.

Актаныш агрегат заводында эшкә керүчеләр бик тиз карьера үсеше баскычларыннан өскә атлый. Айгиз Нурлыев та бер ел дигәндә станок операторыннан инженер-технолог вазыйфасына кадәр күтәрелә. Әлбәттә, моңа хезмәт сөю, дисциплина, эшнең асылын аңлап башкару һәм башка уңай сыйфатлар ярдәмендә ирешеп була. Югары хезмәт хакы, социаль пакет эшчеләр өчен бик яхшы стимул булып тора.

-Мин Актаныш агрегат заводына 2023 елның 5 маенда эшкә урнаштым. Станок операторы булып 6 ай эшләгәннән соң смена мастеры итеп билгеләделәр.  Аннан көйләүче- наладчик итеп күчерделәр. Детальләрне һәм станокларны, металл кисә торган инструментларда ныклап эшләргә өйрәнгәч, инструментларны остпесткалау инженеры вазыйфасына алындым,- ди Айгиз Нурлыев.

Айгиз Нурлыев хезмәт куя торган бүлектә 17 белгеч эшли. Шуларның 8-е көйләүче, шулай ук өлкән һәм сынау буенча техник көйләүче, документация алып баручы, серияле продукция технологлары, инженер-конструктор бар.

Актаныш агрегат заводында 40 төрдән артык продукция җитештерелә. Коллектив алдына куелган төп бурыч- сыйфатлы продукция җитештерү. Иң мөһим детальләрнең берсе- КамАЗ автомобильләренең арткы күчәре өчен кронштейннар. Бу деталь ике станокта эшләнә. Айгиз Фәнис улы безгә заводта бу детальне ничек эшләүләрен күрсәтте. Әзер чималның өске ягын фрезерлагач, икенче детальгә берткетелә, аннан соң 17 һәм 14, 5 мм диаметрлы ике тишек тишелә, өченче позициядә тагы бер тишек 21 номерлы фреза белән тишелә.

Тиздән заводта “Урал” автомашиналарына да детальләр җитештерелә башлый. Моның өчен завод яңа җиһазлар белән баетыла. Әтик,  2023 елда 10 яңа станок: 3 горизонталь, 6 вертикаль эшкәртү үзәге кайтарыла. Детальләр эшләгәндә Кытай, Корея инструментлары кулланыла. Махсус заказ белән эшләнә торган инструментлар да бар, алар 5 тапкырга кыйммәтрәк. Кайбер җиһазларны завод эшчеләре үзләре ясый. Бу чыгымнарны киметергә ярдәм итә.

Заводның көн кадагындагы проблемасы- кадрлар җитешми. Бу мәсьәләне чишү өчен технология техникумы белән килешү төзелгән, заводка алар кадрлар әзерләп чыгарырга тиеш. Завод үзе дә яңа эшкә керүчеләрне оператор вазыйфасына укыту өчен курслар уздыра. Узган ел егетләр Чаллыга барып укысалар, быел июнь аенда укулар заводның үзендә оештырылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев