Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белгеч киңәше

Яңа яшел агач елан елын нинди киемнән каршыларга?

Яңа елны каршыларга нибары берничә ай гына калып килә. Көнчыгыш гороскобы буенча 2025 ел яшел агач елан елы булачак. Көнчыгышта иң гармонияле һәм табигый булган яшел агач елан зирәклекне, көчне һәм сабырлык- түземлекне символлаштыра.

 

Елан -  гармонияле хайван, шуңа күрә яңа ел төнендә теләсә кайсы ханым өчен иң яхшы кием классик кичке күлмәк булачак. 2025 елның "хуҗабикәсе" шулай ук зиннәтне бәяли белә, шуңа күрә гүзәл ханымнарга пайеткалар, ялтыравыклар һәм стразалар белән бизәлгән киемнәр сайларга тәкъдим итәбез.

Тукыманың составы нәтиҗәсендә  яктылыкта эффектлылыгы ачылса, ягъни атластан яки ефәктән тегелгән күлмәкләр сезне Яңа ел төнендә тагы да серле һәм затлы итеп күрсәтер.

Образыгызга дөрес сайланган бизәнү әйберләре нәфислек өстәргә  ярдәм итәчәк. Яңа 2025 ел хуҗасы- еланга бигрәк тә бормалы- сырмалы стильле йөзекләр, беләзекләр, алкалар һәм муенсалар ошаячак. Прическагызны стразалар һәм ялтыравыклар белән бизәгез, маникюрыгызны да шундый элементлар белән ясатыгыз.

Ир-атларга исә кием сайлаганда элегант классик стильгә тукталырга киңәш итәбез.  Тыйнак образлар яратучыларга классик чалбар һәм озын җиңле күлмәк уңайлы булыр. 

2025 ел символы елан булганлыктан, кием төсләрен ерткычның табигый төсеннән чыгып сайларга кирәк. Беренче чиратта, әлбәттә, яшел, аның төрле вариацияләре-нәфис салаттан алып зөбәрҗәткә кадәр. Шулай ук ком, соры, көрән һәм кара төсләрдәге киемнәр дә ярый. Кислота төсмерләре тыела, экстравагант образлар яратучыларга стильләрен үзгәртү киңәш ителә.

Елан принтлары һәм фактуралары-хуплана, ә менә елан тиресеннән ясалган әйберләр кию, тагу катгый тыела, ди астрологлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев