Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белгеч киңәше

Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма

Хәзерге көнне урамда да, вакытлы матбугатта да, зәңгәр экраннар аша да бихисап маглар, күрәзәчеләр, тормышны яхшы якка үзгәртергә тәкъдим ясаучылар бик күп. Кайчандыр, берәр әйберебез югалса, кәртче әбиләргә бара идек, чорлар үзгәрә, маглар пәйда булды. Хәтта күбәеп китте.

Тик халык алдангач кына, теге ифрат «затлы затлар» төп башларына утырткач кына, уйлана башлыйлар... Райондашларыбыз арасында алданучы, әмма хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә оялган, икеләнгәннәр бар...

Юрист җавабы:

— Сез экстрасенс белән хезмәт күрсәтү буенча килешү төземәсәгез, җинаятьчелекне раслау бик катлаулы. Ә менә «экстрасенс»ның дәвалауы сәламәтлекнең начарлануына китергән булса, монда җинаять компоненты турында сөйләргә мөмкин. Бу РФ ҖК 159 маддәсе Мошенничество, шулай ук РФ ҖК 238 маддәсе куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләрне башкару яки хезмәтләр күрсәтү булырга мөмкин. Ләкин бу очракта хезмәт һәм сәламәтлеккә куркыныч арасында бәйләнеш булдыру өчен суд-медицина экспертизасы кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев