Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актанышның «Без-бергә» волонтерлары: Бөтен көчне бергә туплап солдатларыбызга ярдәм итик!

Актанышның «Без-бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә атап унөченче гуманитар ярдәм әзерли. Гуманитар ярдәмне озату 24 августка планлаштырыла. Волонтерлар, бар халыкка «Бөтен көчне бергә туплап солдатларыбызга ярдәм итик!» дип, мөрәҗәгать белән чыктылар.

"Без-бергә" волонтерлары активисты Фирдания Нуруллина чираттагы гуманитар ярдәм әзерләүнең бик акрын баруына борчыла.

- Бөтен көчне туплап, бергәләп ничек тә солдатларыбызга ярдәм җибәрә алсак иде. Бүген егетләребез көннән-көн авыррак уты эченә керәләр. Аларның хәрби бурыч үтәгән урыннары сату-алу нокталары, кибетләрдән ерагая. Элеккечә продукция дә, башка кирәк-яраклар да сатып ала алмыйлар. Хөкүмәт аларны карый, ашата, эчертә. Әмма бездән- туган яктан барган ризыклар, күчтәнәчләр алар өчен кадерлерәк һәм тәмлерәк. Егетләргә гуманитар ярдәм белән өй җылысы, өй назы килә. Битараф булмасак иде, райондашлар,- ди Фирдания апа.

Бүген махсус хәрби операциядәге сугышчыларга иң кирәклесе- су. Волонтерлар күп күләмдә бутылкадагы сулар туплаганнар, кечкенә шешәдәге суларга заказлар биргәннәр. Нәкъ менә кечкенә савыттагысы солдатларга кирәк тә инде- штурмга кергәндә алып кереп китәләр. Шулай ук төрле оста куллы, мәрхәмәтле ханымнар коры ашлар, үлән чәйләре әзерли.

"Без-бергә" волонтерлары фронттан тыш яралылар дәвалана торган госпитальләр белән дә элемтәдә. Госпитальләргә азык-төлек, токмач, ярмалар кирәк. Шулай ук сәламәтлекләренә зыян килгән солдатларга кием-салым, памперслар, постель кирәк-яраклары, мендәрләр җитми.

Гуманитар ярдәм элеккечә "Яшьлек" яшьләр үзәгендә җыела. Үзәкнең ишекләре, шимбә-якшәмбедән кала, 08:00-16:00 сәгатькә кадәр һәркөнне ачык. Волонтерлар төшке аш вакытында да эшлиләр.

Шулай ук солдатларга кирәк-яракларны "Бакчачы" кибетендә һәм "Ихлас гамәл" үзәгендә дә кабул итәләр. 

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов  "Без-бергә" волонтерлары белән очрашты. Чираттагы гуманитар ярдәмне озату буенча фикер алышу узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев