Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Анда ярдәм бик кирәк. Анда Безгә Сездән башка беркем дә ярдәм итми!

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә бер генә минутка да эш тынып тормый. Биредә «Без бергә» хәйрия фонды волонтерлары неонацизм белән көрәшүче хәрбиләребез өчен тәүлек дәвамында гуманитар ярдәм җыя.

                         Сугышчы сүзе

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны, волонтер Илсур Зәкиев фронт ихтыяҗларын ишетеп түгел, күреп белә. Сугыш ялкынын һәм дроннар атакасын үз җилкәсендә татыган якташыбыз яу кырындагы якташларыбызга ярдәм бүген һәм күпләп кирәк, ди:

Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында тоташ яңгырлар ява. Егетләргә җылы киемнәр, шәмнәр, төзелеш материаллары бик кирәк. Ләкин матди ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә мөһим. Укучылардан килгән һәр хат, балалар ясаган рәсемнәр, хәтта гуманитар ярдәм тутырылган тартма тышындагы «Актаныш» дигән язу да солдатларга көч бирә. Бу аларга үзләре турында туган якта һәрвакыт хәтердә икәнлекләрен аңлата һәм көткәннәрен күрсәтә, - ди Илсур.


Илсур барлык махсус хәрби операциядә катнашучылар исеменнән райондашларга, башка шәһәр һәм районнардан өзлексез ярдәм иткән һәркемгә өчен олы рәхмәтен белдерде. "Без аяз күк астында яшәсен өчен, сугышчылар неонацизм белән көрәшәләр. Күпләрне югалттык. Безнең бурычыбыз-исәннәргә ихтирам һәм максималь дәрәҗәдә ярдәм итү», — дип өстәде ветеран.

                         

            Буталчыклык бутамасын

Буталчыклыкны булдырмау һәм адреслылыкны тәэмин итү максатыннан, «Без бергә» фонды гуманитар ярдәмне турыдан-туры «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге рәсми җыю пунктына китерергә чакыра. Волонтерлар тулы үтә күренмәлелек тәэмин итә: алар һәр ярдәм турында телеграмм-каналда тәфсилле хисапларын күрсәтеп баралар.

                         Актаныш-Курск

«Без бергә» фонды җитәкчесе Лилия Гыйкрамина энесе Ленар белән тиздән, 5 сентябрьдә, үз машинасында Курск өлкәсенә юл тотачак. Бу артык чыгымнарсыз солдатларга ярдәм озатырга мөмкинлек.

Актаныш районыннан киткән сугышчылар анда аз калды, алар арасында Актаныштан Илгиз абый, Айнур, Артем, Алмаз кебек якташларыбыз гына бар. Алар дроннар, җылылык «пушкалары» сорыйлар - землянкаларда хәзер бик салкын һәм юеш. Ничек тә солдатларны җылы урында яшәтәсе, йоклатасы иде, - дип уртаклаша Лилия.

           

                       Актаныш-Донецк

Артык чыгымнарны булдырмас өчен, фонд аерым транспорт ялламыйча, гуманитар ярдәмне Донецкидан хәрби КамАЗлар белән ялга кайтучыларга төяп җибәрүне оештыра. Мәсәлән, бүген «Татарин» позывнойлы сугышчы Евгенийның йөк автомобиленә балалар иҗаты үзәгендә хатын-кызлар, балаларыбыз үргән маскировка челтәрләрен төяделәр. Алар хәрби техникаларны һәм БПЛА операторлары позицияләрен каплауга тәгаенләнгән.

Зур йөкләрдән тыш, волонтерлар солдатлар өчен шәхси кирәк-яраклар: гигиена җыелмалары, «коры душ», коры паеклар әзерләгән. Районыбыз авылларында өмә белән киселгән токмачларны кушып ясалган коры ашлар да сугышчыларга җибәрелә. Минзәлә волонтерлары бәрәңге, суган, кишер һәм безнең токмачларны өстәп, пакетлы ашлар хәстәрләде, карабодайны пешереп киптерде. Мондый ярымфабрикатлар кайнар суда 5-8 минут эчендә әзерләнә, бу алгы сызыкта алыштыргысыз ризык.

Районда яшәүче һәр кеше кулыннан килгәнчә батырларыбызга булыша. Лилия Гыйкрамина, мәсәлән, Тыңламас авылы кызы Айгөл Маликова турында күңелгә үтеп керерлек вакыйга сөйләде. Айгөлнең ире Хәсән Яр Чаллыдан махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә, данлыклы 1232 нче полкта сугыша. Әмма һөҗүм вакытында өстенә ут кабып, батырларча һәлак була. Айгөл дошманнарга бик нәфрәтле, шуңа да сугышчыларга ярдәм итәргә, Җиңү көнен якынайтырга тырыша. Бу гуманитар ярдәм белән улының мотоциклын фронтка җибәрергә карар кыла. Чечня хәрби хәрәкәтләр ветераны Айнур Касыймов транспортны ремонтлый. Хәзер бу мотоцикл Донецкига гуманитар йөк составында китте.

        Анда Безгә Сездән башка беркем дә ярдәм итми!


Тыл ярдәменең никадәр мөһим булуы турында «Татарин» кушаматлы йөк машинасы йөртүчесе, 1232 нче полкның склад мөдире Евгений сөйләде:

Бөтен гуманитарка минем склад аша уза, һәм аны шундук бүлекчәләргә бүлеп җибәрәм. Хәзер төзелеш материаллары бик кирәк: без алга таба барабыз, позицияләрне ныгытабыз. Актанышның  «Без бергә" фонды җибәргән әйберләрне складка кертеп тә тормыйбыз, шунда ук егетләргә төзелеш мәйданчыгына җибәрәбез, — ди ул.


Аның сүзләренчә, җир астында зур шәһәрчек төзелеше бара.

Без, егетләр баткакта, пычракта яшәмәсеннәр өчен тырышабыз. Землянка-шәһәрчектә ашханәләр, душ ясыйбыз. Нормаль түшәмнәр һәм идәннәр куябыз. Сугышта булсак та,  егетләргә чисталык һәм уңайлылык булырга тиеш. Шул ук материаллардан караватлар, шкафлар, өстәлләр ясыйбыз. Рәхмәт сезгә, егетләр сезнең булышуыгызга әйтеп бетергесез шат, - дип уртаклашты «Татарин».

Евгений үзе Украинада 2014 елдан бирле хезмәт иткән, 2022 елда махсус хәрби  операциягә мобилизацияләнә. Аягы каты яраланганнан соң, Чаллыга кайтып дәвалана. Ләкин алган җәрәхәтенә һәм туган яктагы гаиләсе- хатыны һәм ике баласы көтеп торуга карамастан, ул яңадан фронтка китә. Аның сүзләре - вәзгыятьне эчтән белгән кешенең кичерешләре: "Анда ярдәм бик кирәк. Анда Безгә Сездән башка беркем дә ярдәм итми!"

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев