Рушат Гыйльмуллин истәлегенә: Актанышта волейбол турниры уза
Спорт хәбәрләре

Рушат Гыйльмуллин истәлегенә: Актанышта волейбол турниры уза

Бүген Актанышның «Иман» спорт комплексында волейбол остасы, районның күренекле спортчыларының берсе Рушат Гыйльмуллин истәлегенә ачык волейбол турниры уза. Әлеге ярыш спортчының исемен, якты истәлеген саклау, яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләү һәм волейболны популярлаштыру максатыннан оештырыла.

Сигез тапкыр Татарстан чемпионы

Рушат Гыйльмуллин – сигез тапкыр Татарстан чемпионы, күп мәртәбәләр «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булган спортчы. Ул ике тапкыр «Россиякүләм авыл уеннары»нда Татарстан һәм Актаныш районы данын яклаган. Аның спорттагы уңышлары, тырышлыгы, максатчанлыгы һәм иптәшләренә булган хөрмәте бүген дә күпләр өчен үрнәк булып.
 
Актанышта төбәкара волейбол турниры узаАктаныш районында Рушат Гыйльмуллин истәлегенә волейбол турниры җиденче тапкыр үткәрелә. Быелгы ярышта дүрт команда- Актанышның яшьләр һәм ветераннар, технология техникумы һәм Рушатның туганнарыннан төзелгән команда катнаша.

Актанышта төбәкара волейбол турниры уза

Турнирны ачу тантанасында Рушат Рәдиф улы турында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов оештыручыларга рәхмәт белдереп, район җитәкчелеге исеменнән барлык командаларга уңышлы чыгышлар, матур уен һәм, иң мөһиме, имин ярышлар теләде. Район волейбол федерациясен озак еллар җитәкләгән Ильяс Мирзаяновка һәм хәзер федерациянең рәисе итеп билгеләнгән Ильяс Мортазинга «Динамо»ның 100 еллыгы уңаеннан истәлек медальләре тапшырды. Актанышта төбәкара волейбол турниры уза

Шулай ук Татарстан чемпионатында республика буенча 2 урын яулаган кызлар командасын бүләкләделәр.

Сәламләү чыгышларында спортчының якыннары аның белән бәйле кадерле истәлекләрен уртаклашты.

Волейбол командасының яртысы

Татарстанның атказанган спорт остасы Фирдәвис Әхмәтов Рушатны искә алып, аның командадагы урынының аеруча зур булуын ассызыклады. Аны юкка гына «волейбол командасының яртысы» дип йөртмәгәннәр. Сабыр, акыллы, тыныч холыклы, шул ук вакытта максатчан һәм тырыш спортчы буларак ул иптәшләренең хөрмәтен казанган.

Актанышта төбәкара волейбол турниры узаФирдәвис Гаяз улы Рушатның спорттагы казанышларын да искә төшерде. Волейболда сигез тапкыр Татарстан чемпионы булуы, күп мәртәбәләр иң яхшы уенчы исемен яулавы, Россиякүләм авыл уеннарында республика һәм район данын яклавы – аның зур хезмәтенең нәтиҗәсе.

Рушат мәктәп елларында да спортка битараф булмый. Ул Белоруссиянең Орша шәһәрендә узган Бөтенсоюз велослетында катнашып, өченче урынны яулый.

Актанышта төбәкара волейбол турниры узаКызганыч, спортчының гомере бик иртә өзелде. Әмма аның исеме, башкарган эшләре, спортка керткән өлеше онытылмый. Район җитәкчелеге Рушатның якыннарына һәм волейболчы дусларына аның якты истәлеген саклаулары, исемен мәңгеләштерүләре өчен рәхмәт белдерде.

Спортчы истәлегенә

Әлеге турнирның тагын бер әһәмиятле ягы – яшь буынны спортка тарту, тәҗрибәле волейболчылардан үрнәк алырга мөмкинлек тудыру. Турнирны карарга Рушатның туганнары, тормыш иптәше Лилия, якын дуслары, волейбол спортын үз итүчеләр дә җыелды. Рушатның тормыш иптәше Лилия ханым үзе дә әлеге турнирны оештыруда ярдәм итә. Ул мәрхүм иренең спортчы дусларына, райондашларга, ярышны үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле. Актанышта төбәкара волейбол турниры уза

Рушат һәрвакыт безнең күңелләрдә

– Рушат һәрвакыт безнең күңелләрдә. Спортчы дусларының аны шулай хөрмәт белән искә алуы безнең өчен, гаиләбез, туганнарыбыз өчен зур шатлык. бүгенге ярышат аның бик күп дуслары, туганнары кайтты, хәтта ерак Бөгелмәдән үк бергә Әлмәттә укыган дусты биредә. Рушатның истәлеге булып улыбыз Арслан үсеп килә. Барлык райондашларга, иганәчеләргә, бүләкләр әзерләүчеләргә зур рәхмәт! Бу игелекләр үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын иде, – ди Лилия ханым.

Актанышта төбәкара волейбол турниры узаАрслан әтисенең якты истәлеген кечкенә булса да бик яхшы аңлый, инде спорт белән дуслашырга өлгергән. Әнисе аны хоккей мәктәбенә йөртә, ә 7 яше тулгач, әтисе кебек волейбол белән шөгыльләнә башлаячак.

Актанышта төбәкара волейбол турниры узаРушат Гыйльмуллин истәлегенә багышланган турнир – спорт ярышы гына түгел, ә кеше гомеренең кадерен, дуслыкның көчен, хөрмәтнең еллар узгач та югалмавын күрсәтүче матур традиция. Туп чөюче спортчының исеме бүген дә мәйданда, аның дуслары һәм якыннары күңелендә яши.

 


Нет комментариев