Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш турниры: Актанышта тугыз команда көч сынаша
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш турниры: Актанышта тугыз команда көч сынаша

«Батыр» спорт комплексында РСФСРның атказанган спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган төбәкара көрәш турниры уза. Быелгы бәйге 156 яшь көрәшчене бер мәйданга җыйды.

Актанышны татар дөньясына таныткан атаклы көрәшче, күп Сабантуйларның баш батыры Илфат Әнвәровның исемен мәңгеләштерү максатыннан әлеге турнир 12нче тапкыр оештырыла. Шул вакыттан бирле бәйге ел саен үткәрелеп, яшь батырларны тәрбияләүче матур традициягә әйләнде.

 Актанышта тугыз команда көч сынаша

Унике еллык тарихы булган турнир

Елдан-ел катнашучылар саны арта барган ярышта быел Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан тугыз җыелма команда чыгыш ясый. Актаныш, Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Азнакай районнарыннан, Чаллы шәһәреннән һәм Башкортостанның Илеш, Миякә районнарыннан килгән яшь көрәшчеләр ике келәмдә, алты үлчәү авырлыгында көч сынаша.

Татар милли көрәше – халкыбызның рухын, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлеген чагылдыручы спорт төре. Илфат Әнвәровның исемендәге турнир да әлеге кыйммәтләрне саклауга, яшь буынга җиткерүгә хезмәт итә.

 Актанышта тугыз команда көч сынашаТурнирны ачу тантанасында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев татар милли көрәшен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен бертуган Әнвәровларга рәхмәт белдерде. Ярышны ел саен оештыруга зур ярдәм күрсәткән спортчы, көрәшче, үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы алган якташыбыз Мирзасалих Хәниповка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

 Актанышта тугыз команда көч сынаша

Әнвәровлар гаиләсе көрәш традицияләрен дәвам итә

Илфат Әнвәровның үзе генә түгел, уллары, оныклары да танылган көрәшчеләр. Аның олы улы Илфир Әнвәров – Татарстанның атказанган тренеры, Татарстанның атказанган спорт остасы. Ул бик күп егетләрне зур көрәш юлына чыгарган тәҗрибәле остаз.

 Актанышта тугыз команда көч сынаша

Әнвәровлар гаиләсе исеменнән Тәүфикъ Әнвәров район җитәкчелегенә, иганәчеләргә һәм турнирны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

– Илфат Әнвәров исемендәге ярыш, беренчедән, әтиебезнең исемен мәңгеләштерә, икенчедән, татар милли көрәшен тагын да популярлаштыра, яшүсмерләрне спортка тарта. Көрәштә малай кеше имгәнә, диләр. Әмма урамда, теләсә кайда тәртипсезләнеп йөргәнче, балалар, яшүсмерләр көрәш түгәрәкләренә килсеннәр, көч җыйсыннар, җиңүгә омтылсыннар, – диде ул.

Җиңүчеләрне генә түгел, тырышлыкны да бәялиләр

Ярышларны Актаныш районының тәҗрибәле спортчылары хөкем итә. Җиңүчеләрне медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр көтә.

 Актанышта тугыз команда көч сынашаИлфат Әнвәров исемендәге турнир ел саен яңа яшь батырларны ача, татар милли көрәшенең киләчәгенә нигез сала. Иң мөһиме – ул атаклы көрәшченең исемен генә түгел, аның спортка булган мәхәббәтен, тырышлыгын һәм көрәш рухын да киләчәк буыннарга җиткерә.


Нет комментариев