Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Яңа Әлем мәктәбенең ЮИД отряды укучылары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләде

Яңа Әлем мәктәбендә «Ярдәм янәшә!»акциясе игълан ителде.

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр әлеге хәйрия акциясендә бик актив катнашты. Солдатларга кирәкле көнкүреш әйберләре, азык-төлек бик күп җыелды.

Акциягә китерелгән әйберләрне мәктәпнең Юл иминлеге дружинасы отряды әгъзалары коробкаларга тутырырга ярдәм иттеләр. Укучылар бергәләп мөстәкыйль рәвештә окоп шәмнәре дә ясаган. Калай савытларны җыеп чистартканнар, аның эченә барлык шартын туры китереп парафин агызганнар. Әлеге шәмнәр балаларның кул җылысы белән бергә күңел җылысын да бергә туплаган.

"Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын! балалар да, аларның ата-аналары да, укытучылар да шушы теләктә!" ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев