Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Илус Ярмиев эре мал чалып, махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм күрсәтте

Алда әзерләнәчәк чираттагы гуманитар ярдәмгә дә бер эре мал бирәчәген искәртте ул. Апаларыбыз ярдәме белән итне киптереп, ит тушенкасы ясап егетләргә җибәреләчәк.

Бүген, Корбан гаетенең өченче көнендә, "Башак" хуҗалыгы рәисе Илус Ярмиев эре мал чалып, махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм күрсәтте. Барлыгы 128 гаиләгә ярдәм күрсәтелде. 

Элек-электән үк татар халкында хәйрия, сәдака тарату булган. Нинди генә авыр вакытлар булуга карамастан, хәйриячелек тукталмаган. Бүгенге көндә дә арабызда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр, Илус Ярмиев кебек олы йөрәкле кешеләр күп.

Алда әзерләнәчәк чираттагы гуманитар ярдәмгә дә бер эре мал бирәчәген искәртте ул. Апаларыбыз ярдәме белән итне киптереп, ит тушенкасы ясап егетләргә җибәреләчәк. 

Мохтаҗларга ярдәм итү – Аллаһы Тәгаләнең әмере икәнен дә онытмыйк. Һәрберебез үзеннән соң якты эз калдырырга тырышсын, миһербанлылыкка урын калдырсын иде. Илус Илдус улына ихластан рәхмәт. Әлеге гамәл башка эшмәкәрләргә, җитәкчеләргә үрнәк булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ" #БЕЗ_БЕРГӘ