Кечкенә Шәбезбашның зур йөрәкле кешеләре батыр егетләргә Яңа ел күчтәнәче әзерли
Районыбызда кече авыллар арасында дуслык күпере ныклы. Шәбезбаш белән Кыркаентүбә авыллары да бер-берсенә терәлеп үк торалар, шатлыкта да, кайгыда да бергә алар.
Әниләр бәйрәме көнне Кыркаентүбәдән махсус хәрби операциягә киткән Финус Исламовның әнисе Зөлхәбирә апаны Шәбезбаш авылы клубына чакырып хөрмәтләделәр.
Кичә ил батыры Финусның видеокотлавы белән башланып китте. Ут эчендәге Финус кадерле кешесенә һәм башка әниләргә хәрби зонадан иң изге теләкләрен яздырып җибәргән.
Концерт матур җырлар, биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Чара барышында Зөлхәбирә апаны сәхнә түренә чакырып бәйрәм бүләге тапшырдылар һәм аның өчен махсус җыр башкардылар.
Концертны карарга килгән авылдашлар һәм кайткан кунаклардан 4250 сум хәйрия акчасы җыелды.
Икенче көнне Шәбезбаш авылында Бариевлар гаиләсе Коръән ашы уздырган иде. Анда да кунаклар 3300 сум хәер акчасын махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм өчен дип клуб мөдире Рәмилә Хамматуллинага китергәннәр.
- Шәбезбаштан махсус хәрби операциядә катнашучылар юк. Ә Кыркаентүбә егетләре Илнар Гәрәев белән Финус Исламов үзебезнең егетләр кебек. Илнарның әтисе дә, әнисе дә вафат, аларга батыр ул үстергәннәре өчен зур рәхмәт әйтеп дога кылабыз. Ә Финусның әнисе янына һәрвакыт барып, хәлләрен белешеп торабыз. Хәйрия акчасына махсус хәрби операциядәге авылдашларыбызга Яңа ел күчтәнәче әзерләп посылка җибәрәчәкбез,- ди гуманитар ярдәмне оештыручы Рәмилә Хамматуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев