Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Хәрбиләр турында хәстәрлек күреп

Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була. Районыбыздан махсус хәрби операциядәге якташ яугирләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды.

Украинада барган махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк изге күңелле, мәрхәмәтле райондашларыбыз хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште һәм миһербанлы икәнлекләрен тагын бер кабат расладылар. Алар тарафыннан яугир якташларыбызга чикләнмәгән күләмдә гуманитар ярдәм берничә мәртәбә җибәрелде инде. Бу эш бүген дә туктатылмады һәм актив рәвештә дәвам итә.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов:

- Бүген безнең Актаныш районыннан хәрби операциягә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелә. Бу җибәргән әйберләр егетләребезнең үзләренә барып җитсен. Шәфкатьле йөрәкле якташларыбызга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Бу юлы яугирләребезгә барачак гуманитар йөк эчендә күбрәк авыл тәм-томнары, өй ризыкларын җибәрәләр икән, өй күмәче, чәк-чәк, кискән токмачлар бар. Җыелган әйберләрнең барысы да Украинда барган махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга илтеп тапшырылачак. Илебез мәнфәгатьләре хәл ителгән әлеге операциягә битараф булмаган төрле яшьләрдәге райондашларыбыз бу изге эштә актив катнашты.

Игелекле-шәфкатьле райондашларның күп булуы сокландыра һәм горурлык хисләре уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев