Иске Сәфәрдә Рәмдил Хәбиров истәлегенә хәтер тактасы ачылды
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Иске Сәфәрдә Рәмдил Хәбиров истәлегенә хәтер тактасы ачылды

Иске Сәфәр авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары Рәмдил Хәбировны искә алып, хәтер тактасы ачтылар. Батырның исемен мәңгеләштерергә туганнары, авылдашлары һәм Әфганстан, Чечня сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелды.

Рәмдил Хәбиров 1966 елның 14 маенда Иске Сәфәр авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Алтынчы сыйныфта укыганда ук әтисе белән колхоз эшләренә йөри башлый. Тугызынчы сыйныфтан комбайнчы булып эшли. 1984–1986 елларда армия сафларында хезмәт итә. Туган авылында 28 яшенә кадәр хезмәт куеп, соңрак Минзәлә районының Урыс авылына күченеп китә. Биредә гаиләсе белән яши, балалар үстерә.

Иске Сәфәрдә Рәмдил Хәбиров истәлегенә хәтер тактасы ачылдыРәмдил Хәбиров гомере буе хезмәт белән яши. Зур техникалар белән идарә итә, үз эшенең остасы була, хезмәттәшләре арасында ихтирам казана. Махсус хәрби операция башланганчы заводта эшли.

Иске Сәфәрдә Рәмдил Хәбиров истәлегенә хәтер тактасы ачылды2024 елның октябрендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Хәрби хезмәткә баруы белән үк алгы сызыкка, штурмга керә. Рәмдил Хәбиров белән элемтә өзелә һәм ул озак вакыт хәбәрсез югала. Ун ай дәвамында аны эзләү дәвам итә. Соңрак аның һәлак булуы ачыклана. Рәмдил Хәбировның җәсәде туган ягына кайтарылып, ул үзе яшәгән авылда җирләнә.

Батырларның исемнәре мәңгеләштерелергә тиеш

Хәтер тактасын ачу тантанасын Сирина Фәнис кызы алып барды. Чарада Рәмдил Хәбировның туганнары, кызлары, авылдашлары һәм күршеләре катнашты.

Иске Сәфәрдә Рәмдил Хәбиров истәлегенә хәтер тактасы ачылдыАктаныш район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов чыгышында Рәмдил Хәбировның батырлыгын билгеләп үтте. Ул аның илебезнең киләчәге өчен үз гомерен аямаганын ассызыклады.

— Без махсус хәрби операциядә катнашкан һәм һәлак булган батырларыбызны Бөек Ватан сугышы ветераннары кебек үк зурларга тиешбез, — диде Илшат Вахитов.

Хәтер такталары батырларның тормыш юлын искә төшерә

Әфганстан сугышында катнашкан Баязит Әшәрәпов, Чечня сугышы ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур Зәкиев та чарада чыгыш ясады. Алар һәр геройның исемен саклау, киләчәк буыннарга җиткерү һәм батырлар истәлеген мәңгеләштерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

Иске Сәфәрдә Рәмдил Хәбиров истәлегенә хәтер тактасы ачылдыРәмдил Хәбировның кызлары һәм туганнары да чарада катнашты. Алар хәтер тактасын урнаштыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Иске Сәфәрдә Рәмдил Хәбиров истәлегенә хәтер тактасы ачылдыХәтер тактасы — Рәмдил Хәбировның тормыш юлын, батырлыгын һәм якташлары йөрәгендәге истәлеген саклаучы билге. Аның исеме туган авылы тарихында һәм аны белгән кешеләрнең күңелендә мәңге яшәр.


Нет комментариев