Актанышта Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Хезмәт һәм батырлык фестивале узды. Әлеге чарада фидакарь хезмәте белән район һәм ил үсешенә үз өлешен керткән кешеләргә хөрмәт күрсәтелде.
Фестивальдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дә аерым игътибар бирелде. Ватанны яклаучы якташларыбызның батырлыгы, фидакарьлеге югары бәяләнде, дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Йөрәк кушуы белән гуманитар ярдәм җыйган, маскировка челтәрләре үргән, окоп шәмнәре ясаган, фронттагы егетләребезгә өй токмачы, өй ашлары, үлән чәйләре, дәвалау мазьлары әзерләгән, төрле техника, тимер мичләр һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ә иң олы рәхмәтебез — үз гомерләрен дә кызганмыйча, илебезнең иминлеге һәм киләчәге өчен алгы сызыкта көрәшүче егетләребезгә. Батырлыгыгызны сүзләр белән генә бәяләп бетереп булмый. Ватан өчен гомерен биргән һәр якташыбызның исеме күңелләрдә мәңге сакланачак.
Бүгенге зур чара кысаларында якташларыбызның батырлыгы югары дәүләт бүләкләре белән дә бәяләнде. Әлеге югары бүләкләр Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән һәм үз гомерен илебез өчен корбан иткән якташларыбызга тапшырылды.
Хәйретдинов Артур Шамил улының Батырлык ордены аның әнкәсе – Хәйретдинова Нәсимә Әнвәр кызына, Мөхәмәтов Илсур Гавис улының олы бүләге тормыш иптәше — Иргалина Гөлназ Гәбделхәй кызына тапшырылды. Талипов Илнар Рәшит улының Батырлык ордены якыннарына, Рәхмәтуллин Рөстәм Рафаил улының «Каһарманлык медале» тормыш иптәше — Хөрмәтуллина Айгөл Мөзәллиф кызына бирелде.
Әлеге дәүләт бүләкләре — якташларыбызның батырлыгына, Ватанга тугрылыгына һәм фидакарьлегенә бирелгән югары бәя. Аларның батырлыклары киләчәк буыннар өчен дә үрнәк булып калсын.
Нет комментариев