Актанышта фидакарьлек үрнәге күрсәткән райондашларны хөрмәтләделәр
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Актанышта фидакарьлек үрнәге күрсәткән райондашларны хөрмәтләделәр

Актанышта Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Хезмәт һәм батырлык фестивале узды. Әлеге чара кешеләрнең фидакарь хезмәтенә, ил һәм район үсешенә керткән өлешенә хөрмәт күрсәтүгә багышланды.

Фестивальдә махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре, хезмәт ветераннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, хезмәт һәм гаилә династияләре, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм волонтёрлар катнашты.

Хезмәт кешесенә — хөрмәт һәм рәхмәт

Чара барышында район, республика һәм ил үсешенә үз өлешен керткән кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларның намуслы хезмәте, һөнәренә тугрылыгы һәм җәмгыять тормышында актив катнашуы билгеләп үтелде.Актанышта фидакарьлек үрнәге күрсәткән райондашларны хөрмәтләделәр

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларга исемле таныклыклар тапшырылды.

Шулай ук тантана кунаклары Актаныш районының алдынгы хезмәт коллективлары һәм предприятиеләре, аларның уңышлары һәм хезмәт традицияләре белән танышты.

Бер максат — илгә хезмәт итү

Фестивальдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.

Актанышта фидакарьлек үрнәге күрсәткән райондашларны хөрмәтләделәр

Җәүдәт Салихов Актаныш халкының булдыклылыгына рәхмәт белдерде:

Авырлыкларга түзеп, хезмәт кешесенә ярдәм итеп яшик. Актаныш районына килеп керү белән шундый рәхәт, кырларда икмәк җыелган, Актаныш үзе зур бер калага әйләнгән. Актанышка моннан 15 ел элек Минтимер Шәймиев белән килгәнем бар иде. Хәзер карап туйгысыз матурлык, төзеклек, яшеллек, юллар яңартып салына, Актаныштагы кебек яңартылган, заманча җиһазландырылган хастаханәләр шәһәрдә дә юк. Болар барысы да Актаныш халкының, хезмәт кешеләренең булдыклылыгы аркасында ирешелгән уңышлар!

Актанышта фидакарьлек үрнәге күрсәткән райондашларны хөрмәтләделәрЧарада хезмәт кешесенең абруе, буыннар дәвамчанлыгы, туган җиргә тугрылык һәм ил иминлеге хакына кылынган батырлыкның әһәмияте ассызыкланды.

Хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән һәр кеше — Актанышның бүгенге уңышларының бер өлеше. Фестиваль дә нәкъ менә шундый кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булды.


Нет комментариев