Меңнәр мәктәбе укучысы республика олимпиадасында 3 урын алды
29–30 апрель көннәрендә «Россия — моя история» тарихи парк мәйданчыгында «XXI гасыр кулибиннары» республика яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар олимпиадасы узды.
Әлеге бәйгедә 52 укучы иң яхшы уйлап табучы исеменә лаек булу өчен көч сынашты. Олимпиада ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте советы тарафыннан, шулай ук Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты катнашында үткәрелә.
Олимпиаданың максаты — укучыларның иҗади, проект һәм фәнни кызыксынуларын үстерү. Актаныш районыннан «Умные идеи преображающие нашу жизнь» номинациясендә «Светящийся город будущего: дизайн и безопасность с люминофорными красками» проекты сайлап алынып, финалга чакырылды.
Нәтиҗәдә, кече сыйныфлар арасында Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Гайнанова Мәрьям мактаулы 3 урын яулады! Җитәкчесе — башлангыч сыйныфлар укытучысы Маликова Алия Хәмит кызы.
Чын күңелдән котлыйбыз! Мәрьямгә — киләчәктә дә зур уңышлар, ә җитәкчесенә — яңа иҗади үрләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев