Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Илгиз Шәйхразыев: “Җиңү белән кайтырга кирәк”

Украинадагы махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итүче Илгиз Шәйхразыев бүгенге көндә туган якта реабилитация үтә. Мөмкинлектән файдаланып, аның белән якыннан аралаштык.

Илгиз Солтангол авылы егете. Аңа 21 яшь. Богады мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлеген тәмамлый. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын да шул һөнәре буенча башлый. Армия сафларына барыр вакыты җиткәч,  махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзи. Әлеге адымга баруын Илгиз безгә түбәндәгечә аңлатты.

– Миндә патриотлык хисе нык көчле. Илдә мобилизация башлангач, иң беренче булып, коллегам Рамил абый Хөсәенов китте. Аннан тагын башка егетләрне озаттык. Күңел шулар артыннан тартылды. 2023 елның 10 маенда Актаныштан  хәрби операциягә киттем. 13 майда Мәскәү өлкәсенең Калина шәһәрендә контракт төзеп, Курскка җибәрделәр. Шунда егерме көн әзерләделәр. Атарга, мылтык тотарга өйрәттеләр. Инструктаж үткәрделәр. Барысын да кат-кат аңлаттылар. Шундый өйрәтүләр булмаса, бүген биредә басып та тормас идем. Аларга нык рәхмәтлемен.

– Әти-әниеңнәр башта бер ел армия сафларына барып кайт, аннан хәл итәрсең, димәделәрме?

– Алар минем контракт төзеп киткәнне белми дә калдылар.

– Беренче тапкыр кулыңа корал тоткач нинди хисләр кичердең? Күңелдә курку хисе булдымы?

– Кечкенәдән үк утлы коралга кызыксынуым бар иде. Украинада махсус хәрби операция башлангач, бу кызыксыну тагын да артты. Анда барып, кулга беренче тапкыр чын корал тоткач, сабый бала кебек сөенеп йөрдем. Илне саклыйм, чын ир-егет булдым дигән уйлардан баш күккә тиде. Бер-ике ай үткәч, ушка килдек, кайда эләккәнне аңладык инде. Артка юл юк иде.

– Кем булып хезмәт иттең?

– Өлкән укчы, бүлек командиры булып хезмәт иттем.

– Кайда яраландыгыз?

– 3 май көнне алгы сызыкка кереп киттек. 9 май көнне без барып җитәсе урынга 200-250 метр чамасы гына калган иде. Көндезге сәгать 2дә пехотага каршы куелган минага бастык. Уң яктан иңсәдән тезгә кадәр яраланган идем. Мине вертолет белән Мәскәү шәһәренә алып чыктылар. Аннан Питерга алып киттеләр. Табиблар өч операция ясадылар.  Кеше кыяфәтенә кертеп, аякка бастырдылар. Аларга нык рәхмәтлемен. Бүгенге көндә реабилитация үтәм.

– Яралануыңны әти-әниеңнәргә ничек хәбәр итә алдың?

– Минем аларны борчыйсым килмәгән иде. “Без бергә” волонтерлар төркеменә язганнар да, шуннан белгәннәр.

– Тыныч тормышта ветеринар булып эшләгәч, хәрби хезмәттә иптәшләреңә беренче ярдәм күрсәткәнең булдымы?

– Әгәр дустың яралана икән, уйлап тормыйсың, беләсеңме, белмисеңме, беренче ярдәм күрсәтергә, ничек тә аны үлемнән алып калырга тырышасың. Яраланган кеше, беркайчан да сиңа ярдәм ит дип әйтми. Ул ярдәм итәселәрен белә. Чөнки кеше саны нык кадерле.

– Анда булып кайткач, тормышка караш үзгәрдеме?

– Тормышка караш нык үзгәрде. Сау-сәламәт булганда, тормыш нык кадерле. Анда үзеңә бик күп дуслар табасың, туганлашып та бетәсең. Бер алманы бишкә бүл, диләр бит әле. Без дә анда шулай.

– Югалтулар белән дә күзгә-күз очрашкан вакытлар булдымы?

– Кешегә ияләшү дигән әйбер, төрле кешедә төрлечә. Кешегә нык ияләшәсең, һәм аны югалту да бик нык авыр. Без дә бер-беребезгә нык ияләшеп бетәбез. Хәтта була шундый көннәр, 6-7 кеше бер тарелкадан ашыйсың, бер стаканнан эчәсең. Анда бөтен кеше дә бертигез. Берәү дә өстен дә, берәү дә ким түгел. Барыбыз бергә, бердәм. Югалтулар, сүз дә юк, бик авыр.

– Хәрби операциядә вакытта гуманитар ярдәмнәр алдыгызмы?

– Безгә гуманитар ярдәмне Азнакай районыннан һәм Питербургтан җибәрәләр. Хезмәт хаклары вакытында түләнә. Яралангач та барлык тиешле түләүләрне дә күчерделәр. 

– Синең реабилитация кайчанга кадәр дәвам итә?

– 25 июль көнне үземнең хәрби частька барып җитәргә тиешмен. Шунда кайсы якка барырга икәнен сәламәтлек күрсәтер инде. Әмма минем исәп, кире кайту түгел. Яшьтәшләремә дә шуны әйтер идем, бүгенге көндә һәр ир-егет үз илен сакларга тиеш. Чөнки анда барган хәрәкәтне мондагылар аңламый. Әгәр монда килеп керсә, бик авыр булачак. Шуңа җиңү белән кайтырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ" Служба_по_контракту