Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәйрия

Әтәс авыл җирлеге – җиңүгә өлеш кертүчеләр!

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Әтәс авыл җирлеге халкы илебез сакчыларына якты өметләр кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүне беренче бурыч итеп куя. Авыл халкы беркайчан да махсус хәрби операциядәгеләргә кирәкле әйберләр ясау өмәләренә битараф калмый – аларның фидакарь хезмәте үрнәк алырлык.

 

Әле генә Әтәслеләр 800дән артык йомыркага токмач басты. Бу – зур хезмәт! Моннан алдагы партияне, 50 йомыркага басылган токмачны, Мәскәү госпиталенә волонтер Мәрьям Сабитова апабыз аркылы яралы солдатларга җибәргәннәр иде. Анда дәваланган егетләребезгә өй ризыгы тәме барып җитсен дип тырыштылар. 

Шулай ук Әтәс авыл җирлегендә маскировка челтәрләре үрәләр, җылы әйберләр, гигиена чаралары, консервация, сулар җыялар. Волонтерлар мөрәҗәгать иткән саен, халык бердәм булып, ихластан ярдәм кулы суза. Бу – безнең бердәмлегебезнең, патриотизмыбызның иң матур чагылышы.

«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары оештыручы, китапханәче Мәүҗидә апага аерым рәхмәт белдерә.

-Ул башында торган барлык эшләр югары дәрәҗәдә башкарыла. Шулай ук йөкләрне вакытында үз урынына илткән водителебезгә дә чиксез рәхмәт!- ди волонтер Илина Арсланова.- Фронттагы егетләребезгә сау-сәламәтлек, көч-куәт, нык рух телибез. Тылыбыз нык икән– фронтыбыз да нык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев