Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

«Чәй» апаларына рәхмәт!

«Актаныш» волонтерлар хәрәкәте каршында бертуктаусыз игелекле эшләр башкаручы хатын-кызларыбызның хезмәтләре бары рәхмәт хисләре генә уята. Шушы көннәрдә волонтерлар- лаеклы ялдагы апалар Зифа Камалетдинова, Флорида Шаехова, Фәндәрия Баймуллина махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз өчен махсус мендәрләр теккән.

 

Сөяккә ошаганы өчен аларны "Сөяк-мендәрләр" диләр. Бу мендәрләрне яралы солдатларның хәлен аз булса да җиңеләйтүне күздә тота, аларны муен, култык астына, аяклар астына салып яталар, яисә таянып торырга була. "Сөяк-мендәрләр" ясауны волонтер Резеда Храмова башлап җибәргән иде. Бу эшкә балалар иҗат үзәгендә дизайн студиясендә шөгыльләнүче укучылар да кушылды.

Зифа, Флорида, Фәндәрия апаларның махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләүгә беренче көннән үк тотындылар. "Актаныш" волонтерлар хәрәкәтен оештыручыларның берсе Илина Арсланова аларның бер эштән дә читтә калмауларын әйтте:

Бу апаларны без «Чәй» апалары дип йөртәбез. Чөнки алар беренчеләрдән булып солдатларга шифалы чәйләр ясый башлады. Коры ашлар әзерлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, сохарилар киптерәләр. Бик зур рәхмәт сезгә, үз игелегегез үзегезгә кайтсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев