Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

«Чишмә» ҖЧҖ директоры махсус хәрби операциядәге авылдашына автомобиль бүләк итте

Иске Богады авыл җирлегендә алты авыл бар. Һәм аларның һәрберсендә халык махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итәргә тырыша. Авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова хәбәр иткәнчә, акчалата ярдәм итәләр, җылы киемнәр җыялар, ә авыл клубларында хатын-кызлар фронтка җибәрү өчен токмач әзерлиләр. Ә «Чишмә» ҖЧҖ директоры Ринат Рәфыйк улы Сәхабетдинов аерым рәхмәткә лаек.

 

Шушы көннәрдә ул МХОдән (27 нче дивизия) кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Илнар Фәрих улы Нәбиуллинга зур ярдәм күрсәтте. Ринат Рәфыйк улы сугышчыга «Шевроле-Нива» автомобилен бүләк итте. Бу машинада Илнар хәрби бурычын үтәү өчен янә фронтка юл тотты. Без барыбыз да хәзер ул үз дивизиясенә исән-сау барып җитәр дип ышанабыз.

-Җирлегебездә Ринат Рафикович кебек ярдәмчел һәм юмарт кешеләр яшәве белән горурланабыз. Аның ярдәмен без төрле чаралар оештырганда да даими тоябыз. Чын күңелдән аңа нык сәламәтлек һәм эшендә уңышлар телибез. Иң мөһиме — безнең егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Сугышчыларыбызга ярдәм иткән һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Баш очыбызда һәрвакыт аяз һәм тыныч күк йөзе, тормышыбыз матур булсын, – ди Рания Миркасимовна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев