Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Футбол чемпионатында бергәләп җиңдек

Әлеге рәхмәт хисләре тулы хәбәрне безгә Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин юллады.

Актаныш авыл җирлеге районыбызда иң күп халык яши торган торак пункт. Җирлектәге халыкны төрле чараларга тартабыз, аларның тормышын ямьле һәм гамьле итәргә тырышабыз.

Күптән түгел районыбызда традицион футбол чемпионаты булып узды. Районыбызның өметле спортчысы Рамил Гыйльфанов Актаныш авылы футбол командасын туплап, системалы рәвештә тренировкалар оештырды.

Мин үзем дә команда составында уйнадым. Командага килгәндә, арада Актаныштагы төрле оешмаларда хезмәт куючы яшьләр дә, студентлар да бар иде. Үзәк стадионда һәр кич саен үткәрелгән күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күңелле булды. Турнирда бик матур уйнадык, финалга чыктык. 

2019, 2020 һәм 2022 елларда футбол чемпионатында җиңүче булдык. Район үзәге командасының үз йөзе булырга тиеш. Шуңа быел һәр футболчыга махсус киемнәр тектердек. Әлеге чыгымнарны Актаныш икмәк комбинаты- «Кайнар икмәк» җәмгыяте күтәрде. Оешма җитәкчеләре Фаяз һәм Айгөл Гыйззәтуллиннар башка төрле чараларда да безгә һәрвакыт ярдәм итәләр. Бу юлы исә алар үз идеяләре белән дә безгә теләктәшлек күрсәттеләр, формаларның дизайнын бергәләп уйладык. Хәрби операциядәге егетләргә дә алар гел булышып торалар. 

Гомумән, хәйриячелектә безнекеләргә сокланырлык. «Коммунсервис-Актаныш», «ИТК» оешмалары, шәхси эшмәкәрләребез Илнур һәм Мәкъсутовлар, Илнар Насрыев, Фәнис Габдуллин, Алмаз Мосабиров, Елена Ярмиева, Хәким Вәҗиев, Данис Гәрәев, Данис Ибраһимов та футбол командасына зур ярдәм күрсәтте.

Егетләрне уеннарга рухландырып, җиңүгә мотивация тудырып тору өчен әлеге эшмәкәрләрнең ярдәме бик кулай булды. Командабыз сынатмады, чемпионатта мактаулы икенче урынны яулады. Безнең өчен җан атып, көч биреп торган авылдашларга, һәм, әлбәттә, иганәчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Исән-сау булып алдагы чараларда да бергәләп, бердәм булып катнашыйк, актив булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев