Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина махсус хәрби операциядәге якташларыбызның балаларын Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде
Актаныш районында яшәүче, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур, якты чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм кунакларына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яңа ел күчтәнәчләре әзерләгән. Барлыгы 159 бала әлеге тәм-томнарга ия булды.
Актаныш районында яшәүче, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур, якты чыршы бәйрәме узды.
Геройларыбызның улларын һәм кызларын Яңа ел бәйрәме белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлады, балаларга эчкерсез теләкләре аша аларга шатлык һәм бәйрәм тылсымы бүләк итте:
- Кадерле балалар! Хөрмәтле махсус хәрби операциядәге егетләрнең әниләре, хатыннары! Сезне чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Сезнең әтиләрегез үз-үзләрен аямыйча, яу кырларында безнең иминлекне саклап, батырларча көрәшә. Аларга исәнлек-саулык, исән имин туган ягыбызга кайтып җитүләрен, киләсе бәйрәмнәрне бергә-бергә үткәрергә язсын дип телибез. Хөрмәтле балалар! Тырышып укыгыз! Сездән башкалар да үрнәк алсыннар! – диде Ленар Рафак улы.
Балалар котлаулардан соң мәдәният сараенда «Камил белән Камилә» дип аталган тылсымлы театральләштерелгән тамаша карадылар. Артистларга кушылып биеделәр, җырладылар, сорауларга җавап бирделәр. Могҗизалар әле моның белән генә тәмамланмады, бүгенге Яңа ел бәйрәме кунакларына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның күчтәнәчләре тапшырылды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина махсус хәрби операциядәге якташларыбызга һәрвакыт зур ярдәм күрсәтә. Яңа ел бәйрәме алдыннан Әлфия Гомәр кызы геройларыбызның ул-кызларына күчтәнәчләр җибәргән. Барлыгы 159 бала әлеге тәм-томнарга ия булды. Әлеге изге күңелле депутатыбызга чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев