Актаныш укучылары «Ветеранга хат» акциясендә лаеклы ялдагы мөгаллимнәр белән очрашты
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан илебездә традиция буенча «Ветеранга хат» акциясе уза. Актанышның беренче санлы мәктәбенең 8 В сыйныфы укучылары акция кысаларында Бөек Ватан сугышы чорында туган лаеклы ялдагы укытучылар белән очрашты, аларга өчпочмаклы хатлар тапшырды.
Җиңү язын каршылаган көннәрдә укучылар гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне хөрмәтләделәр. Юлия Шәйгалләмова, Әнүзә Галиәхмәтова, Фәйрүзә Мәрдәнова, Дәлия Ханнанова кебек мөхтәрәм ветераннар балаларны күргәч, үзләре дә яшәреп киттеләр, мәктәп елларына кайттылар. Хәтта яттан шигырьләр сөйләделәр. Сугыш чорында туып, аның авырлыкларына бирешмичә яшәү, Бөек Җиңү яулаган кадерле әтиләрен, абыйларын көтеп алу турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Ватанпәрвәрлек хисләре менә шулай буыннар бәйләнеше аша тагы да ныгый.
Укучылар ветераннарга рәхмәт сүзләре әйтеп, Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Өчпочмаклы хатларга да изге теләкләр язылган, тематик рәсемнәр белән бизәлгән. Әлеге акция директор киңәшчесе Аграпова М.Р. һәм педагог оештыручы Хафизова А.М җитәкчелегендә оештырылды.
Быелгы уку елында Актанышның беренче санлы мәктәбендә ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция ветераны Эдуард Шәрәфиев «Батырлык дәресе»ндә очрашкан иде. Эдуард әфәнде балаларга «Ветеранга хат» акциясен үткәрү идеясен җиткерде. МХО ветераны белән очрашуның матур нәтиҗәсен күрү үзе бер шатлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев