Актанышның беренче санлы мәктәбендә төрле һөнәр ияләре укучылар белән бергә «Җиңү диктанты» язды
Бүген, 25 апрельдә Бөтенроссия Җиңү диктанты уза. Бүген, 25 апрельдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясе оештырган «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе башланды.
Бүген, 25 апрельдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясе оештырган «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе башланды.
«Җиңү диктанты» - Бөек Ватаны сугышы турындагы белемнәребезне тикшерү генә түгел. Аның эчендә тирән мәгънә ята. Сугыш елларында әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларын хәтердә яңарту, шушы дәһшәтле чорны кичкән кешеләрне, яу кырында һәлак булган батырларны искә алу һәм хөрмәт дигән сүз ул!.
«Җиңү диктанты»- шартлы исем. Ул тест формасында уза. Катаншучыларгабарлыгы 5 бирем бирелә, җавап бирүгә 45 минут вакыт каралган. Сораулар Бөек Ватан сугышы чорына карый. Шулай ук махсус хәрби операциягә багышланган биремнәр дә бар.
«Җиңү диктанты» Бердәм Россия партиясе тарафыннан оештырыла. Актанышның беренче санлы мәктәбе, Татар Суыксуы, Актаныш технология техникумы резерв база булып тора. Аларның электрон почталарына биремнәр килде. Биремнәр кәгазьгә бастырып, ктнашучыларга таратылды. Барлык эшләр дә Казанга алып барыла һәм белем бирүне мониторинглау үзәгендә тикшереләчәк.
Актанышның беренче санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучыларына район мәгариф идарәсе җитәкчеләре, ветераннар оешмасы, китапханә, хәрби комиссариат һәм башка оешмаларда эшләүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбыз да «Җиңү диктанты»н язарга кушылды. Акция Россия һәм Татарстан гимннары белән башланды.
Махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрданов соңгы тапкыр диктантны 2009 елда, мәктәптә укыганда язган. «Җиңү диктанты»на чакырылгач, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен кабат яңарткан. Кечкенәдән илебез тарихы белән кызыксынып үскән Әлфис вакыйгаларны, даталарны яхшы белә.
- Бу акция бик кирәкле чара. Һәркем үз иленең тарихын, батырларын белергә тиеш. Бигрәк тә мәктәп укучылары бу уңайдан тирән белем алсыннар. Чөнки мәктәптәге белем беркайчан онытылмый,- диде Әлфис Шәйхелмәрданов.
«Җиңү диктанты» халыкара акциясе «Бердәм Россия» тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә. Тиздән илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм итәргә җыена. РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев