Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Быел «Аҗаган 2:0» «Алдынгылар хәрәкәте» эгидасында уза

Бүген Актанышның кадет-интернат мәктәбендә «Аҗаган 2:0» хәрби- патриотик бәйгесе уза. Быелгы бәйге «Алдынгылар хәрәкәте» эгидасында оештырылды.

Актанышның кадет-интернат мәктәбендә бүген иртәннән үк хәрби боерыклар яңгырап торды. Актаныш районы мәктәпләреннән килгән 90 укучы "Аҗаган 2:0" хәрби- патриотик бәйгесендә көчләрен сыный. 

 "Алдынгылар хәрәкәте" эгидасы астында оештырылган бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләп уңышлар теләде.

-Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә, Ватанны саклаучылар елында  "Аҗаган 2:0" хәрби- патриотик бәйгесенең әһәмияте тагы да арта. Әлеге уеннарның тарихы бик зур.

Алар аша без дә төрле яклап чыныгып, тәрбияләндек. Безнең якты традицияләрне хәзер сез дәвам итәсез. Туган илебезне, туган җиребезне ярату, саклау хисләре уята торган бәйге бу. Иң көчлеләр җиңеп чыксын, бәйге травмаларсыз гына үтсен!- диде Дилбәр Әнвәрова.

Актаныш районы военкомы Ленар Әхмәтҗанов та үзенең изге теләкләрен җиткерде.

«Алдынгылар хәрәкәте» лидеры Рәмис Хәсәнов аҗаганчыларга бәйгенең шартларын аңлатты. 

Кадетлар хәрби стройда йөрү буенча бик төгәл һәм югары әзерлекле мастер-класс күрсәттеләр. Җитәкчеләре - майор Радислав Авзалов. 

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, кадет-интернат мәктәбе, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, Иске Сәфәр , Киров, Пучы гомуми мәктәпләре «Уртанчылар» (5-8 сыйныфлар) һәм «Зурлар» (10-11 сыйныфлар) төркемнәрен оештырып, икешәр команда белән килгәннәр.

Калган мәктәпләр берәр команда куйган. Һәр командада ун укучы. 

«Аҗаган» уены нигезләмәсе буенча укучыларның физик әзерлеге 7 төр спорт бәйге аша бәяләнә: 30 һәм 60 метрга йөгерү,  АК-74 автоматын сүтеп җыю, ОЗК кию, идәннән этелү, турникта тартылу, хәрби әзерлек дәрәҗәсе тикшерелә. Шулай ук  хәрби грамоталылык буенча да сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. 

Җиңүче команда Түбән Камада узачак республикакүләм « "Аҗаган 2:0" хәрби- патриотик уенында Актаныш районы данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев