Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

22-28 ноябрьдә Җир планетасында яңа магнит давылары көтелә

Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Магнит давыллары вакытында үз сәламәтлегеңә игътибар итәргә кирәк, чөнки нәкъ шушы чорда табигать үзгәрешләренә сизгер кешеләрдә стресс, сәбәпсез борчылу, курку хисе һәм йокысызлык барлыкка килә.

Шуңа бәйле рәвештә министрлыкта магнит давылын стрессларсыз кичерү турында киңәшләр әйттеләр.

- Ачык һавада йөрергә;
- җиңелчә физик активлык:
- баланслы һәм рациональ ашауны көйләү;
- җитәрлек күләмдә су эчү; 
- йокыгыз тирән һәм туярлык булсын.

Министрлыкта магнит давылларын поляр нурлар озата баруын искә төшерделәр. Әйтик, ноябрь башында Актаныш районында һәм күрше-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр соңгы давыл вакытында төньяк балкышы фотолары белән уртаклашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев