Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш укучыларына Россия Конституциясе көнендә паспорт тапшырдылар

Бүген, 12 декабрь, Россия Конституциясе көне Актанышның 14 яше тулган 5 укучысы өчен аеруча истәлекле булды, аларга Россия гражданы икәнлекләрен раслап, төп документ- паспортлар тапшырдылар.

14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы Актаныш районы хакимиятенең кече залында узды.

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев укучыларны, аларның әти-әниләрен Россия Конституциясе көне белән котлады.

Тиздән кулларына мөһим документ алачак яшьләр белән якыннанрак танышып чыкты, укучылар үзләренең яраткан шөгыльләре, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячаклары турында сөйләделәр. 

Илшат Илфат улы бүгенге заман егетләре, кызларының яңалыкларны отып алу сәләтенең зур булуын, аеруча яңа технологияләр белән оста эш итүләрен билгеләп үтте. Киләчәктә күңелләренә ошаган юнәлештә сәләтләрен ачып, район, республика үсеше өчен зур өлеш кертүләрен, аларның туган җиребезнең горурлыгы булып үсүләрен, алдагы көннәрдә уңышларына куанырга теләвен җиткерде. 

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова паспортны саклап тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев паспорт алган яшүсмерләрнең балигълык яшенә кереп, үз гамәлләре өчен җавап бирерлек яшькә җитүләрен ассызыклады: 

Паспортыгызны теләсә кемгә күрсәтәсе, фотога төшереп җибәрәсе түгел. Чөнки паспорт копияләре белән телефон сим-картасы, банктан банк карталары, кредитлар алып була. Мошенникларның явыз кармагына эләкмәгез. Әти-әниегезнең йөзенә кызыллык китермичә яшәгез!

 Егетләр, кызларның һәрберсенә кулларын кысып җитәкчеләребез паспорт, аларга тышлыклар һәм бүгенге истәлекле көннең символы- Россия Конституциясе тапшырдылар. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев