Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта Бөек Җиңүнең 79 еллыгы: «Хәтер кайтавазы» бәйрәм тантанасынан безнең махсус репортаж

Бүген Актаныш районы халкы Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршы алды. Районыбызда зур әзерлекле бәйрәм тантанасы узды.

Җиңү бәйрәме- районыбыз халкының иң көтеп алган, изге һәм кадерле көне ул. Быел да Җиңү паркы каршындагы мәйданда 1945 елның 9 мае китергән шатлыклы мизгелләрне кабат йөрәгебез аша уздырдык, үткәннәргә кайтып, тарихи фактларны барладык. 

 Бөек Җиңүнең 79 еллыгына район мәдәният хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре, мәктәп укучылары "Хәтер кайтавазы" театральләштерелгән тамаша- композиция тәкъдим итте.

1941-1945 еллардагы яшәеш бар асылы белән күз алдына килеп басты. Менә тыныч, матур тормышыбызның астын өскә китереп Бөек Ватан сугышы башлана. Басу-кырларда иген иккән көчле куллар- ир-егетләр фронтка юл тота.

Яңа гына кавышкан парлар язмышында ил халкының аерылу сагышы, көтү, авырлыкларга бирешмичә, егылгач та яңадан торып басып алга бару, җиңүгә ирешү- барысы сурәтләнде. Бигрәк тә тылда, үз авызларыннан соңгы ризыкларын өзеп сугышчыларга ярдәм иткән хатын-кызлар, олылар, балалар язмышы тетрәндергеч итеп бирелде. 

Әйе, Совет иле Бөек Җиңүгә нәкъ тә тылдагыларның өмете, ышанычы, терәге булганга иреште. Бу хакта хәтта чит ил  тарихчылары да соклану белдерде, тылдагыларның үз-үзләрен аямыйча тырышулары турында күпме әсәрләр язылды, кинофильмнар төшерелде.  

Шушы хакыйкатьне үзенең Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау чыгышында Ленар Зарипов та ассызыклады, һәм бүгенге вәзгыять чорына бәйле рәвештә, район халкына мөрәҗәгать итеп махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәмггә алынган волонтер кызларыбызга «тимәскә» чакырды. Бик күпләрнең җан авазы иде бу!

Изге теләкләрен җиткергәннән соң Ленар Рафак улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Артем Шаяховның «Батырлык ордены»на лаек булуын әйтте. Артемның әтисе Камил абыйга бар халык алдында әлеге мактаулы билгене тапшырды. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин җиткерде һәм  Актаныш егетләренең махсус хәрби операциядә батырларча илебез мәнфәгатьләрен яклавын әйтеп, фидакарь уллар үстергән өчен рәхмәт белдерде.

Актанышта Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасын «Актаныш-информ»ның ВКонтакте челтәрендә турыдан-туры трансляцияләнде.

Айнур Гыймадиев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев