Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын гаилә белән сайлыйлар һәм iPhone отуда катнашалар

Актанышлылар җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайларга гаилә белән киләләр.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга актанышлылар гаилә белән килә. 

«Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсында катнашучылар арасында 12 iPhone уйнатыла. Җиңүче ТНВ телеканалында шул ук исемдәге телемарафон эфирында билгеләнә. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, иртәнге 7дән 8гә кадәр конкурста 811 кеше катнашкан.

Конкурста катнашу өчен сайлау участогы фонында, тышкы якта, Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләр ала торган махсус беләзекне күрсәтеп, сайлау участогы янында гаиләң белән фотога төшәргә кирәк. Фоторәсемдә сайлау участогы элементы: язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Беләзек ким дигәндә 18 яшькә җиткән бер кешенең фотосында күренергә тиеш.

Алга таба бу фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) үз битеңә урнаштырырга һәм ике мәҗбүри хэштег куярга кирәк: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт һичшиксез ачык булырга тиеш, аватарда фотография урнаштырылырга тиеш. Моннан тыш, анда Татарстан Республикасында теркәлгән кеше генә катнаша ала.

Инде «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсының беренче җиңүчесе билгеле булган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев