Бәйгедән – җиңү белән
Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәгендә Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында республика спартакиада ярышлары үтте.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты коллективы директорының хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Дамир Фәрухшин җитәкчелегендә 15 команда арасында гомуми III урынны яулады һәм грамота, кубок белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга кул сәгате бирелде.
Аерым ярыш төрләренә килгәндә: эссе – гомумкоманда I урын; йөгерү – гомумкоманда I урын; аркылы борыста тартылу – гомумкоманда II урын; визит карточкасы – гомумкоманда III урын; автомат сүтү-җыю – гомумкоманда III урын; противогаз кию – гомумкоманда IV урын.
Команданы әзерләүдә мәктәп-интернат директорының хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Дамир Фәрухшин, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Камил Корбанов, физкультура укытучысы Айдар Гомәров, тәрбияче Зөлфәт Гареев, педагог-оештыручы Габдулла Вафин, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Әмирҗанова, тәрбиячеләр Рәдис Мокимов, Нәгыйм Хөҗҗәтов зур өлеш керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев