Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бишкөнлек хәрби кыр җыенында райондашларыбызның физик әзерлекләре тикшерелә

Районыбызда бу көннәрдә бишкөнлек Хәрби кыр җыеннары уза. Җыеннарда районыбыз мәктәпләренең X сыйныф егетләре һәм технология техникумының I курс студентлары катнаша.

          Хәрби кыр җыеннары кадет-интернат базасында оештырыла иде. Хәзер соңгы еллардагы вәзгыять белән бәйле рәвештә, бишкөнлекләр 26 май көнне район мәктәпләрендә башланып китте. Соңгы ике көне, 29, 30 майда район үзәге Актанышта үткәрелә.

            Бүген укучылар Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда спорт уеннарында көчләрен сыный. 46 егетнең һәрберсе турникта тартыла, ядрә ыргытып карый, озынлыкка сикерә.

Шулай ук 100 метрга да йөгерәчәкләр. Бүгенге спорт нормативларын үтәү 3 мең метрга йөгерү белән тәмамланачак. Укучыларның күрсәткечләрен район мәгариф идарәсе хәрби комиссариатка тапшыра, саннар шәхси кенәгәләргә теркәләчәк, шул рәвешле егетләрнең физик мөмкинлекләре бәяләнәчәк. Бишкөнлек җыенда хәрби әзерлек тә тикшерелә.

- Соңгы елда хәрби-патриотик тәрбия бирүгә илебездә ныклы басым ясала. Районыбызда да әлеге уңайдан күптөрле чаралар оештырыла. Хәрби кыр җыеннарының хәрби-патриотик әзерлекне көчәйтү максатыннан әһәмияте зур,- дип билгеләде үз чыгышында район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев. 

     Укучылар  иртәгә, 30 июньдә  Актанышның беренче санлы мәктәбендә хәрби әзерлекләрен теория һәм гамәли яктан ныгытачаклар.  Автомат сүтеп-җыю, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек биремнәрне эшләп караячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев