Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Актанышка «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны килде

Бүген Актаныш районы «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашучыларны каршы алды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясеннән булган депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды.

«Бердәм Россия» партиясе кандидатлары Татарстанның һәр районына халык фикерен өйрәнү, җирлектә яшәүчеләрнең тәкъдимнәре буенча фикер алышу, сайлау алды программасы белән таныштыру һәм алдагы депутатлык чорында башкарылачак эшләрнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен киләләр.

Актаныш районындагы очрашуда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм районыбыз активы- җитәкчеләр, укытучылар, табиблар, башка һөнәр ияләре,  ветераннар катнашты. Татарстан парламентындагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, "Бердәм Россия«нең Актаныш җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Ленар Зарипов бүгенге тарихы вакыйганың үзәгендә кайнады. Очрашуга «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов модераторлык итте.

-Татар язучылары милли мәгарифне, мәдәниятне, туган телне, сәнгатьне саклауда үз өлешләрен кертәләр. Гаяз Исхакыйның туган авылы Чистай районы Яуширмә авылына барып, укучылар, китапханәчеләр белән очраштык, язучы, галим милләттәшебезнең бай мирасын саклау, музеена халыкны җәлеп итү, туган авылына юллар салу буенча сөйләшүләр алып бардык. Фатих Хөснинең авылында да шундый очрашу уздырдык. Яшь язучыларны ачыклыйбыз, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итәбез. Мәдәният югары кимәлдә булырга тиеш, ул җыр, бию генә түгел, ул халкыбызның яшәү рәвеше дә,- диде журналистларга ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

 Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов илдә махсус хәрби операция баруга карамастан, санкцияләр вакытында яшәсәк тә, Актаныш районының сәяси- икътисади яктан тотрыклы үсеш кичерүен белдерде. Актаныш районы Россиянең дүрт федераль, Татарстанның 24 программасында катнаша. Мәсәлән, «Сәламәтлек саклау» милли программасы буенча 17 ФАП төзелде, аның икесе 2023 елда ачылды, сигезенә капиталь ремонт үткәрелде. Актанышның беренче санлы мәктәбе, «Иман» спорт сарае, авыл клублары яңарды, төзелеш эшләре өчен миллионлаган суммадагы акчалар районга кайтты. Юллар төзелә, төзекләндерелә.

Актанышның 200 дән артык егете махсус хәрби операциядә катнаша, алар өчен районыбыздан ундүртенче гуманитар ярдәм әзерләп озатылачак. Ленар Рафак улы егетләребезнең һәрберсе белән элемтә булдырылганлыгын да телгә алды. Махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре кайгыртыла. Балалар бакчаларына аларның ул-кызлары бушлай йөри, мәктәптә ике тапкыр кайнар ризык белән ттүләүсез туклану оештырылган. 100 гаиләгә утын кайтарылды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.

 Альберт Хәбибуллин   «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны кысаларында Әгерҗе, Минзәлә һәм Актаныш районнарындагы халык белән очрашуларда катнашкан. Альберт Галимҗан улы мондый күрешүләрдә халыкны нинди мәсьәләләр борчуын аңлыйбыз, күрәбез, проблемаларны хәл итәргә парламентка тәкъдимнәр белән чыгабыз, ди.

Очрашу вакытында депутатлыкка кандидатлар чыннан да халык белән күзгә-күз карап сөйләште. Актанышлылар район үзәк хастаханәсе янына аерым кабул итү бинасы төзү турында, яшьләргә эш урыннары булдыру турындагы гозерләрен җиткерделәр, укытучыларны авыл мәктәпләренә кайтару буенча программалар кирәклеген әйттеләр. Шулай ук 103 нче янгын сагы бинасын яңарту да көн кадагында. 

2024 елның 8 сентябрендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатурасын тәкъдим итте: 179 кандидат бердәм республика округы буенча, 248 — бер мандатлы округлардан. Татарстан парламентына сайлауларда барлыгы биш сәяси партиядән кандидатлар катнаша. («Бердәм Россия», «КПРФ», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», «ЛДПР» һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бер мандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев