Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга туган авылында бюст һәм музей ачылды

Бүген Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга туган авылы Башкортостанның Илеш районы Шәммәт авылында бюст һәм музей ачылды.

Башкортостанның Илеш районы Шәммәт авылы бүген ике республиканың әдәбият-сәнгать, мәдәният үзәгенә әверелде.

Татарстан белән Башкортостан арасын тоташтырып дуслык күперен ныгытучы халык шагыйре Роберт Миңнуллинга туган авылы Шәммәттә бюст һәм музей ачылды.

Әлеге тантаналы чарага ике төбәкнең дә күренекле әдәбият, сәнгать әһелләре җыелды. Кунакларны ачык йөз, җырлар, биюләр белән каршы алдылар. 

Кайчандыр әлеге зур бакча эчендә утырган бинада Роберт абый беренче башлангыч белемне алган. Ә хәзер бирегә килүчеләрне шагыйрь үзе сәламләп каршылый. Авылда балалар саны кимү сәбәпле ябылган мәктәп яңадан ишекләрен ачты.

Биредә Роберт Миңнуллинга багышланган интерактив музей эшли. Берочтан әдипнең шәхси һәм иҗатташлары тарафыннан аңа бүләк ителгән китапларын, картиналарын туплаган китапханә-үзәк тә бар.

Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Шәммәт авылында мәдәният үзәге ачылуга «Мәдәният» милли проектының нигез булуын әйтте. Әле Роберт Миңнуллин үзе исән чакта ук туганнары белән киңәшләшеп мәктәпнең ике бүлмәсендә ремонт эшләрен башлап җибәрә.

Китапханә дә, музей да район җитәкчелегенә бик ошый. Илдар Мостафинның мәктәпнең калган өлешләрен дә төзекләндерү тәкъдиме шул көннән башлап тормышка ашырыла башлый.

Роберт Миңнуллинның энесе Ким Мөгаллим улы шагыйрь мәрхүм булганнан соң биредә бюст урнаштырырга уйладык, ди. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов хуплавы һәм ярдәме белән бюст барлыкка килә.

Бюстны Роберт Миңнуллинның Казандагы йортына истәлек тактасы ясаган скульптор Тимофей Тюрин иҗат итәргә алына. Санаулы гына көннәрдә, без белгән, сөйкемле дә, уйчан да карашлы Роберт Миңнуллинның  сыны калкып чыга.

Башкортостанның Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова туган ягын сагынып, аны зурлаган, хөрмәтле якташлары Роберт Миңнуллинның тормышта да кешеләргә хөрмәтле, ихтирамлы булуын искә алды. Әлеге үзәктә җырлар, биюләр, әдәби кичәләр тынып тормасын, дип теләде. 

ТР Мәдәният министры Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, БР Язучылар союзы җитәкчесе Айгиз Бикмөхәммәтов шәхсән Роберт Миңнуллин белән бәйле истәлекле вакыйгаларны телгә алдылар. Шагыйрьнең нинди булуын беләсең килсә, аның туган җирен барып күр, диләр.

Ркаил Зәйдулла Шәммәтнең искиткеч матур табигатен, киң күңелле халкы шагыйрьгә илһам биргәнлеген әйтте, шагыйрьгә багышланган шигырен укыды. Ә Айгиз Бикмөхәммәтов Роберт Минуллинга биргән вәгъдәсен үтәде, китапханәгә әниләр турындагы шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Роберт абый әниләргә багышлап иң күп җыр язган шагыйрь. Аның белән бер сөйләшүдә, Айгиз, син дә әниләр турында яз. Китабыңны чыгаргач, миңа бүләк итәрсең» , дигән иде. Үзе исән чагында бирә алмадым, хәзер китапханәгә тапшырам,- диде Башкортостанның беренче язучысы.

Клара Миңнуллина ире Робертның рухын шатландырып әлеге очрашуга килгән халыкка, авылдашларга, хөкүмәт җитәкчеләренә, музейны, бюстны төзүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. 

- Роберт дусларын кунакка чакырырга бик ярата иде. Юбилей саен ике республиканың язучы, шагыйрьләрен бергә җыйды. 50, 60, 70 яшьлек юбилейларын зурлап үткәрде. Сабантуйлар оештырды. Быелгы бәйрәмне үзеннән башка гына уздырабыз. Роберт ике тугандаш республиканы тоташтыручы күпер булды. Ул щлеге миссиясен вафатыннан соң да дәвам итә. Иремне зурлаганнары өчен һәммәгезгә дә рәхмәт!- диде Клара ханым. 

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, публицист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга әгәр исән булса, быел 76 яшь тулган булыр иде, ул 2020 елда каты авырудан вафат булды.

Бүгенге бәйрәм чарасында Илеш районы мәдәният хезмәткәрләре якташларының сүзләренә язылган бик күп җырлар башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр.

Тантана кунаклары һәр чыгыш ясаучыга кушылып яраткан җырларын көйләде.

Нәкъ Роберт абыйның үзе язганча, әле чоры үтмәгән, бетмәгән:

 Калыр миннән тик әйбәтлек,

Калыр, бәлки, җырым.

Тимәгәндер, бетмәгәндер

Әле минем чорым!

Ләйсән Газизова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев