Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чаллыда яшәүчеләр 74 шәһәрдәшен хәрби хәрәкәткә озатты

Чаллы шәһәреннән хәрби операциягә 1200 граждан мобилизацияләнә.

Кичә, 25 нче сентябрь көнне Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашында 74 ир-егетне Сокурыдагы хәрби-кыр җыеннарына озату оештырылды.  Аларның һәрберсенә шәһәр администрациясе юл чыгымнары өчен резерв фондыннан 20 мең сум акча бүлеп биргән.


Чаллыда яшәүчеләрнең киләсе төркеме 29-30 сентябрьдә Казанга хәрби өйрәнүләргә китәчәк.


Наил Мәһдиев мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре матди ярдәм алачагын хәбәр итте. 1 октябрьдән аларның балалары мәктәпләрдә бушлай тукланачак. Бушлай туклану күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре балаларына карата гына гамәлдә иде. Моннан тыш, 1 октябрьдән шәһәр хакимияте СВС зонасында хезмәт итүчеләрнең балалар бакчалары өчен абонент түләве буенча да аерым карарлар кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев