Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чатта яшәүче Рәхимовлар «Актаныш таңнары»на ташламалы язылу башлану белән язылып куйганнар

«Актаныш таңнары» газетасына 2-14 октябрь көннәрендә ташламалы язылу игълан ителде. Күпләр нәкъ шушы чорны газета-журналларга язылу өчен көтеп ала.

Авыл җирлекләрендәге почта хезмәткәрләре дә абунәчеләрне ташламалы язылу вакытында вакытлы матбугатка яздырырга тырыша, аз булса да авылдашларының акчасы янга кала бит. Чат авылында яшәүче Сабирҗан һәм Рәдимә Рәхимовлар да декада барышында яраткан матбугат чаралары өчен акча түләп куйганнар.  

-"Ташламалы язылу башланды, иң беренче сезне яздырам, сезнең кул артыгыз җиңел", дип почтальоныбыз Гүзәлия безгә килеп керә. Берьюлы 5 газетага- иң беренче "Актаныш таңнары", аннан "Акчарлак", "Ирек мәйданы, "Безнең гәҗит"кә язылабыз. "Себерке"не дә калдырмый идек, "Акчарлак" белән икесе бертөрлерәк дип бу юлы язылмадык,- ди Сабирҗан абый белән Рәдимә апа Рәхимовлар. 

Сабирҗан абый "Актаныш таңнары" газетасын 1966 елдан, армиядән кайтканнан бирле алдыра. "Колхоз ударнигы", "Игенче даны" исеме белән чыккан чакларын яхшы хәтерли. Тиздән 80 яшен түгәрәкләячәк Сабирҗан абый үзенең тормышын район газетасыннан башка күз алдына да китерә алмый. 

- Барлык газеталарны башыннан ахырына кадәр укыйбыз. Мин күбрәк кроссвордлар чишәргә яратам. "Актаныш таңнары" бөтен яңалыкны яктыртып бара. Редакциядә эшләүчеләрнең барысына да эшләрендә уңышлар телим. Газета озын гомерле булсын!- ди Сабирҗан Рәхимов.

Күпләр газета-журналларның бәяләре арту сәбәпле яраткан басмаларыннан баш тартырга мәҗбүр.
Ә Рәдимә апа "Бар нәрсәгә бәя артканда газета гына калмас инде", дип бу күренешне аңлап кабул итә. 

- Яшьләр яңалыкларны телефоннан укып белә, безнекеләр дә кайтсалар, кулларыннан телефон төшми. Ә безгә-олы кешегә кулга тотып газета уку ошый. Хөкүмәт пенсиядән аермасын, без язылмыйча калмабыз-, диләр өлкәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев