Фәрит Арсланов: Россия Конституциясен беркайчан да бозмадым- армиядә дә, гражданкада да!
Бүген, 12 декабрь- Россия Конституциясе көне. Илебезнең төп законы кабул ителгән көн Актаныш халкы өчен дә зур бәйрәм. Актаныш районы “ФОРПОСТ” оешмасы педагог-оештыручысы Резеда Галләмова җитәкчелегендә бер төркем укучы яшьләр Актаныш урамнарына халкыбызны бу зур бәйрәм белән котларга чыктылар, райондашларга триколор тасмалары таратып, тагын бер тапкыр Россия Конституциясе, аның кабул ителү тарихы турында сөйләделәр.
«ФОРПОСТ» оешмасы әгъзалары- Актанышның беренче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары төшке ашка кайтучы актанышлыларны Россия Конституциясе көне белән котладылар, бер үк вакытта сораштыру үткәрделәр, бәйрәм тарихы белән таныштырдылар.
Камил Хәсәнов Россия Конституциясенең мөһим документ булуы турында аңлатты:
1993 елның 12 декабреннән Россия Конституциясе бәйрәм ителә. Конституция- илнең төп законы. Ул сәяси системаны, гражданнарның хокуларын һәм ирекләрен, шулай ук дәүләт төзелешенең нигезләрен билгели.
Камилнең сыйныфташлары Алия Суфиева, Идлина Сафина, Әминә Габдуллина, Айзилә Билякова Дәүләт флагы төсендәге триколорның мәгънәләрен аңлаттылар:
Триколор тасмасындагы ак төс- тынычлык һәм чисталык символы.
Зәңгәр- иман, идеалга тугрылык, даимилек төсе.
Ә кызыл- Ватан хакына югалган энергияне, көчне, канны, аңлата.
Актанышта яшәүче Фәрит Арсланов”ФОРПОСТ” әгъзаларының триколор тасмасын бирүләренә бик сөенде. Лаеклы ялдагы пенсионер укучыларга уңышлар теләп, Россиядә яшәве белән горурлануын әйтте:
Россия Конституциясен беркайчан да бозмадым- армиядә дә, гражданкада да! Хәзер тормышлар көннән-көн яхшыра. Илләр тыныч булып, махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, егетләребез исән-сау кайтсыннар,- диде Фәрит Арсланов.
Замандашының фикерләрен Түке авылыннан килгән авылынннан Расим Закиров та куәтләде:
Яңа Россиянең төзелгәнен күргән буын кешеләре без. Мин үземне Россиянең патриоты дип саныйм, чөнки бүгенге көндә аягымда нык басып торам, үз-үземә ышанып, киләчәгемә ышаныч белән яшим. Безең ил халкы бердәм, ул барлык эшләрдә дә күренә.
“ФОРПОСТ” оешмасы педагог-оештыручысы Резеда Галләмова сораштыру вакытында Россия Конституциясе турында бигрәк тә яшьләрнең, укучыларның җаваплары төгәл һәм тулы булуын күзәткән.
Россия Конституциясе көне белән котлаганда бүләк ителә торган триколорның дөрес тотылышын сорадык. Күпләр ак сызыклы ягы өстә була дип дөрес әйтте. Укучылар, яшьләр бу бәйрәм турында беләләр. Мәктәптә, уку йортларында бу темага күптөрле чаралар оештырыла. Өлкәннәр, олы кешеләр бәлки онытып та җибәргәннәрдер, Россия Конституциясе 1994 елдан гына бәйрәм ителә башлады бит.
Укучылар белән бергә Россия Конституциясе көненә багышланган чарада Актанышның беренче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Миләүшә Аграпова, педагог-оештыручы Алсу Хафизова, “Яшьлек” яшьләр үзәге методисты Эльмира Низамова катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев