Гаилә бәхете – балада
“Ромашка” балалар бакчасында 4 июль көнне “Гаилә бәхете – балада” дип исемләнгән чара узды.
Гаилә елы, 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан һәм юлда йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан оештырылган әлеге чарада биш гаилә катнашты. Балалар бакчасының төрле төркемнәрендә тәрбияләнүче нәниләр әти-әниләре белән бергә җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты.
Чара башланыр алдыннан катнашучыларны бакча балалары үзләренең матур җыры белән сәламләде. Тәрбиячеләр исә бала тәрбияләүдә гаиләнең әһәмиятен кабат искә төшерделәр.
– Гаилә елы уңаеннан чараларны күбрәк гаиләләр белән берлектә үткәрүне күз алдында тотабыз. Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне дә игътибардан читтә
калдырмыйбыз. Бүгенге чарада һәр төркемнән бер гаилә: әти-әни һәм бала катнаша. Алар үзләренең гаиләләрендә булган татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне күрсәтәчәкләр, – ди балалар бакчасының ясле төркеме тәрбиячесе Альбина Хәбибуллина.
Чара тышта, бакча ихатасында узды. Гаиләләр биш тукталышта булып, һәр тукталыш саен биремнәрне үтәделәр. Тукталышлар гади генә түгел. Тапкырлыкны да, җитезлекне дә сыный торганнар.
Беренче тукталышта легалардан юл билгеләрен җыйсалар, икенче тукталышта табышмакларга җаваплар эзләделәр. Өченче тукталышта әтиләр гантель урынына балаларын күтәрделәр. Кем баласын кызыклырак, креативрак итеп күтәрә, өстенлек шуңа бирелә. Ә әниләр әтиләргә көч биреп, аларның һәм балаларның маңгай тирләрен сөртеп тора. Дүртенче тукталышта иҗадилыкны күрсәтергә кирәк иде. Катнашучылар Гаилә елына кагылган рәсем, открытка ясадылар. Бишенче тукталышта әтиләр, әниләр – велосипедта, балалар самокатта ярышты.
Ярышта катнашучыларга бәяне районның ДАИ инспекторы, полиция лейтенанты Инсаф Минһаҗев, ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Хисмәтуллина, өлкән шәфкать туташы Флория Шакирова бирде.
– Бу чараның “Ромашка” балалар бакчасында оештырылуы очраклы гына түгел. Алар һәр ел саен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чараларны уздырып баралар. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бүлмәләре дә бик бай.
Җәйге чорда балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлату аеруча нык кирәк. Чөнки бу чорда табигать кенә җанланып калмый, ә юлдагы хәрәкәт тә арта. Шушыларны да кабат исләренә төшерү йөзеннән бу чараны әти-әниләр белән бергә уздырабыз.
Балалар бакчасында биргән тәрбия әти-әниләр тарафыннан ныгытылмый икән, аның нәтиҗәсе булмый. Катнашучы гаиләләргә плед-мендәр, БДД логотипы белән билгеләнгән истәлек бүләкләре, балаларга “Юл мозайкасы” дигән китаплар тапшырабыз, – ди ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
– Мондый чаралар балаларга бакчада өйрәнгәннәрен тагын да ныгытырга, исләрендә калдырырга ярдәм итә. Кечкенәдән ныклап өйрәнсәләр, үскәч тә алар ул кагыйдәләрне үтәп йөриячәкләр. Күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре булып тора. Бигрәк тә яшүсмерләрнең мотоцикллар белән идарә иткәндә кагыйдәләрне үтәмәүләре күренә. Балалар да велосипедларда йөргәндә кагыйдәләрне сакласыннар иде. Әти-әниләр балаларына юл йөрү кагыйдәләрен даими аңлатып торсалар, һәлакәтләр дә азрак булыр, – диде Инсаф Минһаҗев.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев