Россия флагы көне искиткеч зур көчкә ия бәйрәм. Бүген әлеге дәүләт символы астында батыр якташларыбыз илебезнең киләчәге өчен Украина неонацистларына каршы батырларча ут эчендә көрәшә. Аларның куркусызлыгы безнең яшьләребезгә дә көч өсти, яңа үрләрне яуларга этәргеч бирә.
Россия флагы көнендә районның спорт сөюче яшьләре велойөреш оештырды. Аларны район җитәкчелеге котлады, спорт чарасында сәламләде һәм изге теләкләрен белдереп озатып калды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яшьләргә уңышлар теләде.
– Алдагы көннәрдә дә илебез символларын югары күтәреп, аларга тап төшермичә, Россиянең һәм Татарстанның лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим, – диде Ленар Рафак улы.
Районның спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Айгиз Мәгъдәнов велойөрештә куркынычсызлык шартларын тәэмин итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген ассызыклады. Велосипедчылар Муса Җәлил, Вахитов, Баян Дәүләтов, Татарстан урамнары буйлап маршрут үтеп, финишка – район хакимияте бинасы янына кире кайтачак.
Чара барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Яшьләргә кулга тотып йөрү өчен Россия флагчыклары тапшырылды. Алар бу флагларны югары күтәреп, барлык урамнарны йөреп чыгачак, райондашларга бүгенге бәйрәмнең әһәмиятен аңлатачак.
Нет комментариев