Иске Айман элеваторы лабораториясендә ашлыкның сыйфатын һәр күрсәткеч буенча җентекләп тикшерәләр.
— Бодайның төшү санын билгелим. Бу күрсәткеч бодайның үсеп чыккан бөртекләр дәрәҗәсен күрсәтә. Өченче класслы бодай өчен ул 150дән ким булмаска тиеш. Хәзерге вакытта Киров һәм Олыимән бүлекчәләреннән килгән бодайны кабул итәбез, аның сыйфатын контрольдә тотабыз, төшү санын билгелибез, — ди Айзилә.
Айзилә Казан федераль университетында икътисад юнәлешендә белем ала. Быел ул өченче курска укырга барачак. Уку белән эшне бергә алып барган яшь белгечнең лабораториядәге хезмәте ашлыкның сыйфатын төгәл бәяләүдә мөһим роль уйный.
— Миңа монда бик ошый. Эш үземә кызык, — ди булачак икътисадчы лабораториядәге эшчәнлеге турында.
Нет комментариев