Иске Айман авылындагы икмәк кабул итү предприятиесендә урып-җыю чорында эш аеруча кызу темпта бара.
80 процент ашлык азык-төлек максатына китә
— Лабораториядә икмәкнең сыйфатын билгелибез. Ашлыкны кабул итеп, сыйфаты буенча аерып урнаштырабыз. Быел безгә килгән ашлыкның якынча 80 проценты азык-төлек максатында, 20 проценты терлек азыгы өчен җибәрелә, — ди Резеда Нургалиева.
Эш күләме арткан көннәрдә бу күрсәткеч 2000 тоннага кадәр җитә. Лабораториядә ашлыкның дымлылыгы, натурасы, чүп һәм ашлык кушылмалары, җилемчәсе (клейковина), ИДК һәм төшү саны (число падения) кебек күрсәткечләре тикшерелә. Ашлыкның дымлылыгы, нигездә, 15–16 процент тирәсендә булырга тиеш, ә кайбер коры ашлыкта әлеге күрсәткеч 14 процентка кадәр җитә.
Предприятие көненә уртача 1000 тонна ашлык кабул итә. Тикшерү нәтиҗәләренә карап, ашлыкны кайсы складка урнаштыру билгеләнә. Лаборатория хезмәткәрләре рация аша аппаратчыларга һәм машина йөртүчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирә.
Урып-җыю чорында студент кызлар да ярдәм итә
Предприятиедә эш ике сменада оештырылган. Лабораториядә лаборантлар Эльвира Вәгыйзова, Айзилә Фазуллина һәм Миләүшә Хәйретдинова хезмәт куя. Студент кызлар биредә өч елдан артык эшли. Алар урып-җыю чорында лаборатория хезмәткәрләренә ярдәм итә, ашлыкның сыйфатын тикшерүдә үзләренә йөкләнгән эшләрне башкара.
Бүген ашлыкның сыйфатын контрольдә тоту — уңышны кабул итүнең иң мөһим этапларының берсе. Лаборатория белгечләренең төгәл эше ашлыкны дөрес төркемләргә һәм аны тиешле шартларда саклауга җибәрергә мөмкинлек бирә.
Нет комментариев