Һәлакәтләрне киметү максатында
Актаныш рестораны янындагы машиналар тукталышында җәяүлеләр өчен тротуар эшли башладылар.
Халыкта ни өчен нәкъ уртага эшлиләр дигән сораулар да туды. Бу сорауга ачыклыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев кертте.
Районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе тәмамлангач, бергәләп әлеге урынга килдек. Ул түбәндәгеләрне бәян итте.
– Узган ел рестораннан мәдәният йортына бара торган юлда машина җәяүлене бәрдерде. Аңа кадәр дә ике-өч тапкыр шундый хәл күзәтелде. Ресторан янындагы машина тукталышында хәрәкәт схемасы уйланылмаган, тукталыш турыдан-туры юлга килеп чыга иде. Парктан алты урыннан җәяүлеләр дә турыдан-туры машина юлына килеп чыгалар иде. Шушы хәл һәлакәткә китерә иде. Әлеге мәсьәлә комиссиядә каралып, ДАИ хезмәткәрләренең предписаниесе нигезендә, юл фонды акчасына биредә җәяүлеләр өчен тротуар, җәяүлеләр кичүләре ясарга дигән карар кабул ителде.
Бүген биредә эш бара. Монда җәяүлеләрнең санкцияләнмәгән урыннан юлны кисеп үтүләрен чикләү өчен ике якка да койма куелачак, өч урынга җәяүлеләр кичүе ясалачак. Юл сикәлтәләре (ясалма полицейскийлар) куелачак. Бу җәяүлеләргә юлны куркынычсыз кисеп үтәргә һәм машиналар тукталышында машиналарның керү чыгу тәртибен көйләргә ярдәм итәчәк.
Әлеге объектның бәясе өч миллион сумнан артык. Биредә эшне озакка сузмый тәмамларга дибез. Алга таба башка урамнарда да җәяүлеләрнең һәлакәтен булдырмас өчен эшләр башкарачакбыз.
Юлның киңлеге кимеми. Монда туктау тыела. Районга эвакуатор кайтты. Аны рәсмиләштерү, ДАИ белән килешү төзү өстендә эшлибез. Машиналар тукталышының кагыйдәләрен эшлибез, чикләр сызабыз. Тиешле урынга дөрес туктамаган машиналарны эвакуаторга төяп, Минзәләгә илтәбез. Машина хуҗаларына эвакуатор бәясен, штрафын түләргә туры киләчәк.
Таксиларның бу тукталышта торырга хокуклары бар. Әмма бордюр буйлап, ике якка дөрес итеп тезелеп басарга тиешләр. Тәртип белән куйсаң, монда барлык машиналарга да урын җитәрлек, – диде ул.
Әлеге урында тәртип салыныр, кешеләрдә юл йөрү культурасы артыр, дип ышанабыз.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев