Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Язын юлларны саклау мөһим

Язгы чорда юлларның сакланышын тәэмин итү, иминлекне булдыру төп бурыч булып кала, дип ассызыкланды хакимият бинасында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында.

Утырышка район  башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелек итте.

Язгы айлар юлларга аеруча игътибар таләп итә. Көндез кояшның җылы нурлары астында карлар эри, төнгә суыта, нәтиҗәдә юлларда
бозлавыклар хасил була. Көндез эрегән кар сулары да җыелып, су басу ихтималын арттырырга мөмкин. Шуның өчен юллардагы, буалардагы, шәхси ихаталарның капка төпләрендәге торбаларны чистартып, су агарлык хәлгә китерү мәслихәт. Рөстәм Ильясов шундый урыннарны игътибарга алырга кирәклеген искәртте. “Татавтодор”ның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Идрисов әлеге проблемалар үз вакытында хәл ителә, дип аңлатма бирде.

Җылы көннәр юлларның өске катламы бозылуга да этәргеч ясый. Каты өслекләр җимерелә, ком түшәлгән юлларда кәлияләр хасил була. Авыр йөк ташучы зур габаритлы машиналар юлларга аеруча зыян сала. Киров-Бикчәнтәй авылы арасындагы, Уръяды-Күҗәкә авыллары арасындагы юллар нык зыян күрә. Юлларны гел йөри алмаслык хәлгә китергәнче, язгы чорда чикләүләр кертергә кирәклегенә дә басым ясалды.

– Йөк машиналары өчен юлларны япканчы, район оешма-предприятиеләренә, хуҗалык җитәкчеләренә рәсми хәбәр бирергә кирәк. Язгы кыр эшләренә әзерлек бара, алар алдан чарасын күрергә тиеш, –  диде комиссия утырышында катнашкан район башлыгы Ленар Зарипов.

Рөстәм Алмаз улы ЮХИДИ хезмәткәрләренә авыр йөк ташучы автомобильләрне тикшерү өчен рейдларны ешрак оештырырга кушты.

Утырыш барышында район үзәгендә һәм җирлекләрдә җәяүлеләр өчен юлларны, урам
киселешләрен кар өемнәреннән чистартырга кирәклеге дә искәртелде. Төнлә суыту нәтиҗәсендә хасил булган бозлавыклар җәяүлеләр өчен аеруча куркыныч. Бу урыннарда өелгән кар биеклеге ярты метрдан артмаска тиеш, диде район җитәкчеләре.

 

Йөк машиналарын

контрольгә алырга

 

Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Сергей Карпов үз чыгышында районда транспорт чараларының
авырлык һәм габарит
параметрларын контрольдә тотулары, юл буе полосаларыннан файдалану тәртибенең үтәлешен тәэмин итүләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика чаралары үткәрүләре хакында бәян итте.

2023 елда  авыр габаритлы машиналарны үлчәүнең  күчмә пункты белән Актаныш районында  74 тапкыр булганнар. Тикшерүләр вакытында зур габаритлы һәм авыр йөкләр ташу кагыйдәләрен бозган өчен 6 административ материал төзелгән. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.21.1 маддәсе буенча административ
җаваплылык каралган.

Татарстан Республикасы автомобиль юллары буенча зур йөкләр хәрәкәтен контрольдә тоту «транспорт чараларының үлчәү һәм габарит контролен гамәлгә ашыру тәртибе» нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

– М-7 трассасындагы реконструкция эшләре вакытында авыр йөк машиналары Түбән Уръяды һәм Уразай авыллары янында урнашкан карьерлардан инерт материаллар ташый.  Нәтиҗәдә юллар җимерелә. Ә авыр йөк машиналарын үлчәү өчен туктату хокук саклау вәкилләре катнашында гына башкарылырга тиеш, –  диде ул.

Рөстәм Ильясов рейдларга ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә чыгарга кирәк дип басым ясады.

Сергей Карпов санкцияләнмәгән юл чатлары буенча да мәгълүмат җиткерде. Кагыйдә буларак, алар тиешле юл билгеләрен урнаштырмыйча башкарыла һәм  гамәлдәге норматив таләпләргә туры килми, бу исә юл хәрәкәте иминлегенә тискәре йогынты ясый. Шулай итеп, шәхси территорияләргә керү өчен законсыз төзелгән автомобиль юлларыннан чыгулар автомобильчеләр өчен зур проблема булып тора, диде.

Санкцияләнмәгән юллардан трассага чыгучы машиналар асфальт юлга пычрак ташый, дип билгеләп үтте. Нәтиҗәдә асфальтның өске катламына зыян килә. Әлеге кимчелекләрне булдырмас өчен,  беренче чиратта, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына чыга торган территорияләрнең милекчеләренә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы шартларын үтәүне тәэмин итү өчен, “Юл хәрәкәте иминлеге”
ДБУсенә килешү сорап мөрәҗәгать итәргә, юл хәрәкәтен оештыру схемасын эшләргә һәм техник шартлар алырга, алга таба  юл хәрәкәте иминлеге турындагы закон таләпләренә туры китерергә кирәк. Ягъни, чатларга юл билгеләре куярга, юлларына каты өслек түшәргә тиешләр, дип белдерде.

ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белем бирү оешмаларында юл хәрәкәте иминлеге куркынычсызлыгын профилактикалау буенча алып барылган эшчәнлекләре белән таныштырды.

 

Ике айга алты һәлакәт

 

Районның ЮХИДИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев быелның ике аенда район юлларындагы вәзгыять буенча чыгыш ясады.

Гыйнвар, февраль айларында район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 5 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң күп сәбәбе – шоферларның дөрес тизлек режимын сайламаулары.

Иң күп юл фаҗигаләре  район аша узучы М-7 федераль юлына туры килә. Анда  5 юл фаҗигасендә 4 кеше һәлак булган, 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Региональ юлларда 1 юл һәлакәте теркәлде. Иске Кормаш белән Шәбезбаш авылы арасындагы юлдагы фаҗига җәяүле гаебе белән килеп чыккан.

Эчкән хәлдә машина руле артына утырган шоферлар
гаебе белән юл фаҗигаләре теркәлмәсә дә, спиртлы эчемлек кулланган 7 шофер җаваплылыкка тартылган. Бер тапкыр алкогольле эчемлек куллану аркасында йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, кабат шушы ук хатаны кабатлаган ике райондашыбыз янә закон каршында җавап тотачак.

Юл кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу аркасында  ике юл фаҗигасе теркәлгән, аларда ике кешенең гомере өзелә, бер кеше яралана. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге юл кагыйдәсен үтәмәү белән бәйле 11 машина йөртүче тоткарланган.

16 яшькә кадәрге балалар катнашында ике юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 2 бала тән җәрәхәтләре  алган. Районыбызда балаларның саксызлыгы белән бәйле аварияләр булмау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча алып барылган профилактика чараларның нәтиҗәсе дип карарга кирәктер.

Шулай да тынычланырга ярамый. Алда язгы һәм җәйге каникуллар. Юллар бераз кардан ачылуга, мопед, велосипедларда йөрүче балалар күренәчәк. Ленар Зарипов балаларга һәм яшүсмерләргә мотоспорт белән шөгыльләнү өчен аерым зона төзергә кирәк диде. Каникулларны хәвеф-хәтәрләрсез уздыру өчен барлык чараларны да күрү мөһим, дип тәмамлады  утырышны.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев