Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

“Йолдызлык”та йолдызчыклар балкыды

Актанышта 13-14 март көннәрендә “Созвездие – Йолдызлык “ эстрада сәнгатенең XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Биредә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары үз сәләтләрен күрсәтте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә узучы проект быел  Ватанны
саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм
“Созвездие–Йолдызлык” фестиваленең 25 еллыгына багышланды.

Бәйгене ачу тантанасында катнашучыларны Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Ленар Зарипов,  “Созвездие-Йолдызлык”  республика иҗади сәләтле балаларга ярдәм үзәге директоры Дмитрий Туманов сәламләделәр һәм яшь талантларга уңышлар теләделәр.

Искиткеч матур итеп бизәлгән сәхнә үзе үк чыгыш ясаучыларга көч биреп тора сыман. Быел аны кызыл төсләргә өстенлек биреп бизәгәннәр.

– Кызыл төс, бабаларыбызның кан төсе, җиңү төсе. Алар сугышта үз гомерләрен кызганмый көрәшкәннәр. Безнең тыныч тормышыбыз өчен үзләрен корбан иткәннәр. Без быелгы чыгышларыбызны аларга багышлыйбыз. Алар безне күктән күзәтеп тора, – дип чыгыш
ясаучыларны рухландырды фестивальнең жюри рәисе Дмитрий Туманов.

Жюри әгъзалары ике көн дәвамында меңнән артык бала катнашындагы 175 иҗади номерны карап, бәя бирде. Ике көн дәвамында Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортының сәхнәсе дәртле биюләрдән, моңлы җырлардан яңгырап торды. Әлеге фестиваль яшьләргә үз сәләтләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек булды.

 

Гала-концерт гөрләде

 

14 март көнне исә кич “Созвездие – Йолдызлык “ фестиваленең Гала-концерты узды. Биредә иң-иңнәр сәхнәдә чыгыш ясады, җиңүчеләр бүләкләнде.

Созвездие – Йолдызлык” фестивале Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең мәдәни коды булып тора. Балаларны бәхеттән мәхрүм итәргә ярамый. Катнашучылар үзләренең
чыгышлары аша халкыбызның бөтен матурлыгын, гореф-гадәтләрен чагылдыра. Минтимер Шәрип улы Шәймиевка рәхмәт белдерәсем килә, нәкъ менә ул әлеге искиткеч фестивальнең  башлангычында торды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да зур теләктәшлек  белдерелә. Фестиваль яшьләрне тәрбияләүнең көчле коралы булып тора”, –  диде Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов.

Ул фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Тумановка Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

– Без бирегә аеруча дулкынланып килдек. Быел безнең юбилей – 25 ел. Бу, Татарстан җирендә туган һәм үз тирәсенә бөтен халыкның мәхәббәтен туплаган бөек проект, – дип ассызыклады Дмитрий Туманов.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин да әлеге фестиваль хакында җылы фикерләр генә әйтте.

– Барысы да: ата-аналар, балалар, педагоглар, район хакимияте, мәктәпләр ел дәвамында фестиваль дип янып  яшиләр. Бию номерлары куябыз, музыка яздырабыз, костюмнар тегәбез. Балаларның йөзләрендәге елмаюларны, аларның ничек үсүен, ничек тырышуларын һәм эшләргә өйрәнүләрен күрү – иң мөһиме. Бу бит бию яки җырлау гына түгел, ә көндәлек хезмәт. Фестиваль тәрбияви эффектка да ия. Аның  ярдәмендә үсеп килүче буын нәтиҗәле, уңышлы булырга, үз-үзен, Ватанны яратырга өйрәнә. Бу яшьләр өчен зур мәктәп һәм киләчәккә билет, – диде.  

“Созвездие-Йолдызлык” юбилей фестивалендә жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан
Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Раилә Гарипова үз фикерләре  белән уртаклашты.

– 25 ел дәвамында бу фестивальдә бик күп талантлар ачыла. Менә ике көн дәвамында бик күп номерлар карадык. Балалар шундый матур чыгыш ясадылар. Актанышлылар бик сәләтле. Киләчәктә бу конкурска тагын да күбрәк баланы катнаштырырга кирәк дигән фикеремне әйтәм. Чөнки бу фестиваль балаларны тырышлыкка, илне, телне яратырга өйрәтә. Бу, һөнәри осталык бәйгесе түгел. Шуңа балаларның чыгышларына бәя биргәндә, аларның тырышуларына, сәләтләрен ничек үстерүләренә игътибар итәбез. Җитәкчеләренә киләчәктә ярдәм итәрдәй тәкъдимнәребезне дә әйтәбез, – диде.  

Фестивальдә шатлыклы мизгелләр бик күп булды. Актаныштан Рузилә Сабирова мактаулы 1 урынга ия булды һәм затлы тун белән бүләкләнде.

Һәр номинациядә 1, 2, 3 урын алучылар фестивальнең финал этабында катнашу хокукына ия булдылар. Яшь талантларыбызга уңышлар телибез.

 

Диләрә Госманова, Актаныштагы “Дилә” балалар бию ансамбле җитәкчесе:

– Бу фестивальгә ел дәвамында әзерләнәбез. Яңа биюләр куябыз. Быел ике номер әзерләдек. Берсе казлар турында, икенчесе заманча бию. Әлеге балалар быел беренче тапкыр катнаша. Хис-тойгылары бик көчле. Алдагы елларда да катнашырга дибез. Үзем дә бик нык дулкынландым. Сәхнәдә чыгыш ясаган балалар өчен горурлык хисләре кичердем. Балаларга көч биреп торучы, ярдәм итүче әти-әниләргә рәхмәтемне белдерәм.

 

Никита Иделбаев, Актанышның кадет интернат-мәктәп укучысы:

– Бүген “Әгәр хәрби буласың килсә” дигән җыр белән катнашабыз. Мин башлап җырлыйм. Аңа нык итеп әзерләндек. Бик нык дулкынланабыз. Әмма яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез.

 

 Нәргизә Гарипова, Минзәлә районыннан:

– Безнең коллективның исеме “Мелодия”. Минзәлә һәм Россия турында ике җыр башкардык. Көн саен әзерләндек. Чыгыш ясаганда каушамаска тырыштык.  Сәхнә шундый матур иде. Бизәлеш тә, утлар да ошады. Яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез.

 

Рената Гөзәерова, Әгерҗе районыннан:

– Ике җыр башкардым. Үземә бик ошады. Башта каушадым, ә сәхнәгә чыккач, әлеге каушау югалды. Әлеге фестивальдә
7 яшемнән катнашам. Ел саен ныгытып әзерләнәм. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев