Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ишегалды территорияләрендәге уен һәм спорт мәйданчыкларын карап тоту тәртибе аңлатылды

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2025 елның 23 декабрендә кабул ителгән 36490-ОГ/00 номерлы аңлатмасында күпфатирлы йортлар яны территорияләрендә урнашкан төзекләндерү элементларын, балалар уен һәм спорт мәйданчыкларын карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләсе каралды.

 

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге объектларны тиешле хәлдә тоту күпфатирлы йорт белән идарә итүче оешманың (идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте, торак яки торак-төзелеш кооперативы) бурычы булып тора һәм бу эшләр торакны карап тоту өчен милекчеләр тарафыннан кертелә торган түләүләр хисабына башкарыла.

Әгәр җир участогы рәсмиләштерелмәгән һәм күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми милкенә кертелмәгән очракта, әлеге территорияне — тротуарларны, парковкаларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, ял зоналарын һәм башка төзекләндерү элементларын — җирле үзидарә органнары карап тота.

Актаныш районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев