Исеме мәңгеләштерелде
Район ветеринария берләшмәсе бинасына махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рамил Хөсәенов истәлегенә хәтер тактасы куелды.
Озак еллар ветеринария хезмәткәре булып эшләгән батырның исемен мәңгеләштерү чарасы төбәкара семинар алдыннан оештырылды. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән ветеринария тармагы җитәкчеләре, район башлыгы Ленар Зарипов, Әфган, Чечня сугышы ветераннары, Рамилнең гаиләсе катнашты.
Рамил Рәүфәт улы Хөсәенов 1981 елның 22 августында Башкортстанның Илеш районы Җәйләү авылында туа. 2001 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 2003-2005 елларда армия сафларына алына. 2005 елдан мобилизацияләнгәнчегә кадәр районыбызның ветеринария табибы булып эшли. 2022 елның 29 сентябрендә Украинага неонацистларга каршы махсус хәрби операциядә катнашырга мобилизацияләнә.
Рамил Рәүфәт улы үзен аямыйча хезмәт итә. Донецк, Луганск халык республикаларында хәрби операция барышында каты яраланып, 2024 елның 22 февралендә батырларча һәлак була.
Рамил Хөсәеновны районыбызда яхшы хәтерлиләр. Ул халык арасында үзенең яхшы ветеринар булуы белән танылган шәхес. Терлек асраучылар арасында аңа мөрәҗәгать итмәгән, аның ярдәмен тоймаган кеше калган идеме икән?! Шуңа да аны үз итеп: “Безнең ветеринар” дип йөртәләр иде. Рамилне югалту бик авыр булды. Бу хакта истәлек тактасын ачу чарасында катнашучылар да кат-кат ассызыклады.
– Украинада бара торган махсус хәрби операциядә Россия мәнфәгатьләре өчен көрәшкәндә 31 райондашыбыз башларын салды. Алар арасында районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән Рамил Хөсәенов та бар.
Туган илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге, без тыныч тормышта яшәсен өчен көрәшкән егетләребезнең батырлыгын беркайчан да онытырга ярамый. Аларның гаиләләренә ярдәм итәргә, Җиңүне якынайту өчен булышып яшәргә кирәк. Ике телем икмәгебез бар икән, аның берсен егетләргә җибәрик, – диде Ленар Зарипов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Рамилнең бик яхшы белгеч булуын искә алды.
– Безгә бик авыр. Республиканың дүрт ветеринар белгече махсус хәрби операциягә алынды. Шуларның берсе Рамил иде. Аны югалту бик авыр булды.
Махсус хәрби операциягә алынгач, Рамил белән гел хәбәрләшеп тордык. Соңгы тапкыр кыска вакытлы ялга кайткач, ул Казанга, минем янга да килде. Бик озак сөйләшеп утырдык. “Бу минем өченче тапкыр яу кырына керүем. Мин ничек сугышасын беләм. Мин үлмим, исән калам”, – дип күтәренке рухта сөйләде. Аның армия сафында хезмәт итүе, Чечня сугышында катнашып, исән-сау кайтуы безнең күңелдә моннан да исән кайтыр дигән өмет уята иде. Әмма язмышы башкача язылган булган икән. Без аны югалттык...
Рамилне эшендә дә бик яраталар иде. Ул үзенең гадилеге, тырыш хезмәте, бер кешенең дә гозерен кире какмавы белән аерылып торды. Алай гына түгел, райондагы үләт базларының кайда урнашуларын да Рамил кебек белүче юк иде. Республикада ел саен үләт базлары ике тапкыр тикшерелә. Рамил махсус хәрби операциягә алынгач, моның буенча күпмедер проблема да чыкты.
Ул бик яхшы гаилә башлыгы да иде. Тормыш иптәше, ике кызы ятим калды. Без аларны бер вакытта да ярдәмебездән ташламабыз. Рамил безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде.
– Рамилне армия сафларыннан көтеп алдым. Аның белән гаилә кордык. Ике кызыбыз туды. Без Рамил белән тыныч тормышта 18 ел бик әйбәт яшәдек. Ул бик яхшы гаилә башлыгы булды. Бөтен терәгебез, ышанычыбыз Рамил иде. Махсус хәрби операциягә алынгач хәбәрләшеп тордык. Якын кешебезне югалту бик авыр. Әле ярый кызларым бар. Бар терәгем хәзер шулар. Авыр вакытта ярдәм кулы сузган, хәлебезне белгән район җитәкчеләренә, хезмәттәшләренә, дусларына зур рәхмәт. Рамилне онытмыйча, аның истәлегенә шушындый такта куйганнары өчен дә зур рәхмәт. Без аны сагынабыз, юксынабыз. Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә. Инде дөньялар тынычлансын иде, – диде Рамилнең тормыш иптәше Лениза.
Ныклы терәген югалткан, ялгыз канат белән торып калган ханымның йөрәк түреннән чыккан теләкләренә һәркем кушыла. Безнең тыныч тормыш хакына шәһит киткән геройларыбызның рухлары шат, җаннары җәннәттә булса иде.
Рамил истәлегенә куелган хәтер тактасын каплап торган ак япма алынгач, катнашучылар бер-бер артлы батырның рәсеме янына чәчәкләр салдылар.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев