Юл куркынычсызлыгы, ял һәм бердәмлек чарасы
Балаларның ялын күңелле уздыру һәм Гаилә көне уңаеннан Такталачык авылында бик матур чара узды.
Аны районның социаль яклау бүлеге, Алдынгылар хәрәкте, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча бүлеге, “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре бергәләп оештырганнар.
Такталачык мәдәният йорты каршы балаларның шат авазларына күмелгән. Бирегә авыл балалары да, әби-бабаларына ялга кайткан балалар да җыелган. Барысы бергәләп, төрле мастер-классларда, уеннарда бик актив катнаштылар. Чараны тамаша кылырга килгән апаларның гармунга кушылып җырлавы аңа тагын да үзгә ямь, бәйрәм төсмере өстәде.
Мастер-класс вакытында балалар Гаилә көненә багышлап, кәгазьдән ромашка чәчәге ясадылар. Икенче өстәлдә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган биремнәрне үтәделәр. Үзләренең бу өлкәдә булган белемнәрен күрсәттеләр.
– Әлеге чараның максаты, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү, аларны берләштерү, кызыксыну уяту, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыру булып тора. Бүген алар велосипедларның частьларын язып чыгачаклар. Юл билгеләренә кагылышлы пазллар җыячаклар. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган курчак театрында катнашып, истәлек бүләкләренә лаек булачаклар. Һәр балага велосипедта йөрү кагыйдәләренә багышланган ата-аналар өчен белешмәлекләр дә таратылачак, – ди юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
– Ни өчен нәкъ менә шушы җирлек сайлап алынды?
– Безне авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин
чакырды. Ул балаларны туплап, ялларын күңелле уздыруны да күздә тоткан. Моңа өстәп, бу авыл аша регионара юл да уза. Күптән түгел, биредә мототехника катнашында юл фаҗигасе булып, ахыры бик аяныч, үлем белән тәмамланды. Әлеге авылда мототехника чарасында йөрүче балалар да бар. Бүген аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер тапкыр исләренә төшерәчәкбез. Юлларда сак йөрергә чакырачакбыз.
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин балаларга күңелле яллар теләде.
– Җәй тынгысыз да, күңелле дә чор. Авылга төрле шәһәрләрдән балалар кайта. Аларның вакытларын күңелле итеп уздыру буенча төрле алымнар кулланырга тырышабыз. 1 июньдә Мансуровлар гаиләсе үз инициативалары белән Мутин урамындагы балалар мәйданчыгында бик матур чара уздырдылар. Әҗмәт авылында да бик матур чара үтте. Июнь ахырында районның балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре килеп, матур чара оештырдылар. Алар балаларга төрле мастер-класслар күрсәттеләр, уеннар оештырдылар. Уразай авылыннан Гөлназ шунда кәрзиннәр үрү буенча мастер-класс үткәрде. Менә монысы да бик матур уза. Балалар нык актив. Әбиләребез дә яратып тамаша кылалар.
Биредә Ләйсән Мөхәммәтованың да катнашуына рәхмәт. Чөнки җирлегебездән
регионара юл үтә. Балалар велосипедлар белән ул юллардан да хәрәкәт итәләр. Ләйсән Рәдиф кызының балаларга велосипедларда, җәяү йөргәндә, юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге хакында аңлатуы бик үтемле булды, – ди Илнур Хуҗин.
– Читтән ялга кайткан балаларны исәпкә алдыгызмы?
– Әйе, алдык. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең күчмә утырышы безнең җирлектә дә узды. Анда мототехникада йөрүче балаларның әти-
әниләрен, читтән ялга кайткан балаларның туганнарын да чакыртып, аңлату эшләре алып барылды. Җирлектә 17 мототехника бар. Аларны дөрес файдалану, йөргәндә юл
кагыйдәләрен сакларга кирәклеге искәртелде.
– Алдынгылар хәрәкәте җәй вакытында да хәрәкәтен дәвам итә. Лагерьларда да булабыз, авылларга да чыгабыз. Төрле проектларны гамәлгә ашыру буенча эшебезне дәвам итәбез, – ди районның Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе Рәмис Хәсәнов.
Төрле уеннарда катнашкан балаларның шат авазларын ишетү күңелгә рәхәт. Әлеге тавышлар тынмасын, авыллар яшәсен иде.
Флүсә Фәтхиева:
– Шушындый чаралар уздырганнары өчен бик зур рәхмәт. Балалар көне буе нәрсә белән шөгыльләнерләр иде?! Күпчелеге телефонда утырыр иде. Ә монда ичмасам, рәхәтләнеп уеннарда катнашалар, бер-берсе белән аралашалар. Бирегә Төмәннән кайткан оныгымны алып чыктым. Аңа да ошый. Алга таба да шушындый чаралар ешрак уздырылсын иде.
Лиана Шәймөхәммәтова:
Мин Такталачык авылына Чаллыдан Илгизә әбиемә кунакка кайттым. Миңа ун яшь. Шушындый чара узасын ишетеп, бик теләп килдем. Төрле мастер-классларда
катнаштым. Кәгазьдән бик матур ромашка чәчәге ясадым. Бик матур килеп чыкты. Аны әниемә бүләк итәчәкмен. Миңа авылда нык ошый. Велосипедта йөрим. Кагыйдәләрне үтәргә тырышам”.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев