Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тагын артырга мөмкин

Квитанцияләрдәге саннар бераз артса да, «кискен үсеш булмаячак», дип тә белдерәләр.

 

 

1 марттан торак милекчеләре гомумйорт ихтыяҗларына тотыла торган коммуналь ресурсларны яңача түләячәк, шуның аркасында түләүләр артырга мөмкин. Гражданнар, счетчик урнаштырылган очракта, чынлыкта күпме куллануларыннан чыгып түләячәк. Мондый счетчик булмаса, үзгәргән нормативлар буенча түләргә туры киләчәк. Өстәвенә, барысы да (һәр каттагы ут, лифт куллана торган электр энергиясе, подъездда идән юу өчен су) исәпкә алыначак, дип яза «Парламентская газета».

Министрлар Кабинеты күп фатирлы йортларда милектән файдаланганда коммуналь хезмәтләр һәм ресурслар куллану нормативларын билгеләү кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән. Алар кайнар һәм салкын су, электр энергиясе куллану һәм юынтык суларга кагыла. Квитанцияләрдә моңарчы булмаган норматив (су кайнарлаткан өчен җылылык энергиясен куллану) барлыкка киләчәк.

Хәзер нормативлар тоташтырыла торган җиһазның куәте һәм ресурсларны чагыштырма сарыф итүдән чыгып формалаштырылса, яңа кагыйдәләрдә исә - счетчик күрсәткечләре, башка очракларда исә нормативлар нигез итеп алыначак.

Реклама

 

Дәүләт Думасында кайбер төбәкләрдә нормативларны киметкәннәр, ә аерманы идарәче компания түләгән дип саныйлар. Думаның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева шундый фикердә. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер һәркайсына (этажда яна торган һәр лампочка, лифт куллана торган электр энергиясе һәм подъездны юганда файдаланыла торган су өчен) түләргә туры киләчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, элеккеге нормативлар еш кына чынбарлыкка туры килмәгәнлектән квитанцияләрдәге саннар бераз артса да, «кискен үсеш булмаячак».

Чыганак: "Татар-ифнорм"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев